26 март 2018 яңалыклары
-
Казанда җәяүлеләр өчен җир асты юлын су баскан
“Савиново” сәүдә үзәге янында трасса аша җир астыннан чыгу юлын су баскан, дип хәбәр итәләр социаль челтәрләрдә.
-
Монреаль татарлары чит илдә яшәүче татар балаларын берләштерү ниятеннән клип төшергән
Клип француз провинцияләрендә киң таралган җырга нигезләнгән.
-
“Хушлашабыз. Бетте!”. Кемерово вакыйгасыннан нинди сабак алырлар?
Кемероводагы фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Рәсми саннарга караганда, янгында кимендә 64 кеше үлгән. Себердәге коточкыч хәлне Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендәге фаҗига белән дә чагыштырдылар. Һәр икесендә дә иминлек турында артык кайгыртып тормаганнар, диләр. Бу вакыйгадан сабак алырлармы?
-
Г.Ибраһимовка багышланган чара татар һәм башкорт тарихчылары арасында бәхәс чыгарды
Уфада узган конференциядә язучының эшчәнлегенә төрле галимнәрнең төрле яссылыкта караганы ачыкланды.
-
Өшкерергә кирәк безне
Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин исән булса, бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирер иде икән? Килеп терәлдек, дисәләр генә инде. Ник дигәндә, “татар теле” дип язарга ярамый, “туган тел” дияргә кирәк. Чын үзебезчә җырларга ярамый, Европадан үрнәк алырга кирәк. Ярар, боларын йоттык, дөресрәге, йоттырдылар да ди, инде үз татарларыбыз, әдәби тел – ясалма тел, аннан арынырга кирәк, дип чаң суга. Мәгълүм бер пьеса каһарманына ияреп, җен ияләште безгә, өшкерергә кирәк, дигән көнгә калдык, билләһи!
-
Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен онлайн
Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.
-
Язгы каникул көннәрендә кайда, нинди чаралар уздырыла?
Балаларны шатлыклы вакыйга көтә. Төгәлрәге, алар аны — язгы каникул дигән шатлыкны үзләре зарыгып көтеп алды. Дүшәмбе көнне ягъни 26 марттан мәктәпләр ялга туктый. Хәер, туктый дип әйтү бик дөрес булмас. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О.Сулима әйтүенчә, мәктәп ишекләре ачык булачак. Өстәмә белем системасы үз эшен туктатмый. Балалар өчен төрле чаралар оештырыла.
-
Данир Сабиров концертларына "текә транспортка" утырып йөри башлаган (ВИДЕО)
Кем ничек булдыра ала - шулай. Кайбер артистлар автобусларга төялешеп, икенчеләре шәхси машиналарына атланып, ә менә җырчы һәм параз.... гафу итегез, пародист Данир Сабиров концертларына ат җигеп йөри икән:
-
Тик утыра алмыйбыз
Бөтен дөньяда туристлар өчен көрәш бара. Шушындый тарихи ядкәрләргә ия була торып, йоклап ята алмыйбыз бит инде. Эшләргә кирәк! Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының химаячеләр һәм административ советларының утырышында әнә шундый фикер яңгырады. Болгар музей-тыюлыгы, Зөя утрау-шәһәрчеге туристларны җәлеп итәрлек нинди объектларга баеган? Бу ике тарихи урынга күбрәк нинди транспорт белән киләләр? Болгарда һәм Зөядә тагын ниләр эшләнәчәк? Бу юлы әнә шул сорауларга җавап табылды.
-
Мировой судья белән отчрашу
Бүген Шәмәрдәннең 10 нчы сыйныф укучылары мировой судья белән очрашты.
-
Кемерово өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде
Якшәмбе, 25 март көнне әлеге комплексның өске катларында коточкыч янгын чыкты.
-
Бу ризыкны әзерләүгә нибары 15 минут вакытым китте. Помидорларым бик тәмле, туклыклы килеп чыкты
Рецепт.
-
Алинә Заһитова: “Әлеге чемпионатны беркайчан оныта алмам”
Шимбәгә каршы төндә Алинәгә ияреп аның миллионлаган җанатары да елады – 15 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Миланда узган дөнья чемпионатында медальсез калды. Кыска программадан соң икенче урынга урнашкан татар кызы ирекле чыгышы вакытында өч тапкыр бозга егылды. Нәтиҗәдә – 5 нче урын.
-
Раил садриев «Сез әле мине белмисез…» дип аталган кичәгә чакыра
Матурлыкны күрә һәм ярата белүче Раил Садриевның чыгышлары Интернет дөньясында да бик популяр – ул Арчадан Гөләра Шәрипованың «Тормыштан зарланмыйк» шигырен бөтен дөньяга танытты.
-
Исемеңне куеп сөйләш
Һәр сүзеңне уйлап әйт, чыгып очса, тотып булмый, ди халык әйтеме. Тик соңгы арада мәгълүмат чаралары аша бер-бер артлы явып торучы шаккатыргыч хәбәрләргә караганда, кемнең ни әйткәнен чамаламый да башладык бугай. Кайберәүләр кешегә шундук гаеп тагарга да күп сорап тормый хәзер. Мәгълүмат чараларында җаваплылыкның чиге бармы? Бу сорауга “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары оештырган “түгәрәк өстәл”дә җавап эзләделәр.