Исемеңне куеп сөйләш
Һәр сүзеңне уйлап әйт, чыгып очса, тотып булмый, ди халык әйтеме. Тик соңгы арада мәгълүмат чаралары аша бер-бер артлы явып торучы шаккатыргыч хәбәрләргә караганда, кемнең ни әйткәнен чамаламый да башладык бугай. Кайберәүләр кешегә шундук гаеп тагарга да күп сорап тормый хәзер. Мәгълүмат чараларында җаваплылыкның чиге бармы? Бу сорауга “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары оештырган “түгәрәк өстәл”дә җавап эзләделәр.
Татарстан буенча Тикшерү комитеты сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмареваның үлеменә бәйле җинаять эшен кузгатудан баш тартты. Шартлы срокка гына хөкем ителергә мөмкин булган түрә ни өчен үз-үзенә кул салган? Әнә шул сорауга җавап эзләгән арада Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җинаять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар “куера” башлады. Кешегә гаеп тагу өчен суд карары чыкканны да көтәргә кирәкми бүген. Тик сүз белән бу кадәр астыртын рәвештә уйнарга ярыймы? “Түгәрәк өстәл”гә җыелган республика мәгълүмат чаралары вәкилләре фикеренчә, моңа кичекмәстән чик куярга кирәк. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, без моны бергәләп кенә башкарып чыга алабыз. Очрашуның төп максаты да шунда.
“ТНВ” каналы генераль директоры Илшат Әминов тармактагы проблемаларны да атады. “Аерым шәхесләргә кагылышлы суд карарына кадәр язылган язмаларда тизрәк “гаепле” тамгасын тагып куярга ашыгалар, – диде ул Татарстанның элеккеге юстиция министрының улы Илдар Кормановка бәйле эшне искә төшереп. – Кешегә пычрак ату бик җиңел. Илдар Корманов очрагында да шул ук хәл килеп чыкты. Югыйсә суд аны аклады. Әмма бу хакта белмичә дә калдык бугай”. Замана күренеше – “троллинг”, ягъни аралашу даирәсендә махсус рәвештә коткы тарату турында да искә алдылар. Мондый хәбәрләрнең йөзе дә, авторы да юк, барысы да аноним. Шуңа күрә ни теләсәләр, шуны язалар. “Анонимлык үз-үзеңә кул салуга кадәр китереп җиткерергә мөмкин”, – диде Илшат Әминов. Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Елена Шишмаревага бәйле хәлләр күз алдында. “Объективлык та югалды. Әле кайчан гына каләм әһелләрен хис-тойгыларга бирелмичә язарга, ярлык такмаска дип өйрәтсәләр, бүген барысы да киресенчә”, – диде “ТНВ” җитәкчесе. Социаль челтәрләрне, аерым алганда, Телеграм каналларны да искә алды ул. “Алар өчен бернинди закон язылмаган. Укучылары бар. Әмма хокукый яктан җавап тотмыйлар”, – диде Илшат Әминов.
“Без ачык булырга омтылабыз, – диде Татарстан Президентының мәгълүмат-анализ идарәсе җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Аноним рәвештә язу ул – җәзасызлыкка да китерә. Шуңа күрә бу хакта уртага салып сөйләшергә, җәмәгатьчелек фикерен барлыкка китерергә кирәк. Без әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтебезне ачыклап бетереп, үз сүзебезне әйтергә тиеш”. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе кафедрасы җитәкчесе Светлана Шәйхетдинова әйтүенчә, мондый “түгәрәк өстәл”ләрне даими үткәреп торырга кирәк. “Җәмәгатьчелек фикере нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен чамалап бетерә алмый. Аңа гел аңлатып тору зарур. Мәсәлән, бүген кешегә яла ягу, аңа каныгу начар икәнен төшендерү кирәк. Чөнки хәзерге җәмгыять бик агрессив. Үз-үзебезне сазга батырабыз”, – диде ул.
КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский социаль челтәрләрдә исемсез генә бәя бирүне үз-үзеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде. Аның каравы, анонимлык бүген кәттә санала. “Хәтта дәрәҗәле шәхесләр арасында да рәсми булмаган чыганакларга таянып сөйләүчеләр бар”, – диде ул. Аның әйтүенчә, журналистикада җаваплылык мәсьәләсендә төгәл чикләр юк. “Иң мөһиме, бу хакта сөйләшә башларга кирәк. Җәмәгатьчелек фикере бик тиз үзгәрә бит ул. Ә мәгълүмат чаралары сыйфат түгел, сан артыннан куучыларга әйләнеп бара. Сайтка керүчеләр, теге яки бу язманы бәяләүчеләр исәбен арттырам дип чапканда әхлак кануннары турында, гомумән дә, оныталар”, – ди Леонид Толчинский.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашкан Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да теге яки вакыйгага бәя биргәндә бик сак булырга кирәклеген әйтте. “Пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистлар Татьяна Водопьяновага бәйле җинаять эше турында сорагач та, суд карарын көтәргә киңәш иттем. Бу – зур саклык таләп итә торган четерекле мәсьәлә. Кайбер мәгълүмат чаралары социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга таянып кына язудан да тарсынып тормый”, – диде ул.
Сайтта язмага бәйле аноним фикерләр проблемасы турында “KazanFirst” порталы баш редакторы Кирилл Шлыков та әйтте. “Аларны рәсми рәвештә урнаштырганчы, укып чыгабыз. Сер түгел, төшереп калдырырга да туры килә. Чөнки килеп ирешкән фикерне сайтка “элү” ул – җаваплылык та әле”, – диде җитәкче. Мондый аноним фикерләрнең кайдан килеп чыгуын да аңлатырга тырышты ул. “Бүген җәмәгатьчелектә мәгълүмат җитми, – ди Кирилл Шлыков. – Теге яки бу оешмага шалтыраткан журналисттан уттан курыккан кебек шүрлиләр. Каләм әһеле мөрәҗәгать итә икән, димәк, ниндидер начарлык бар дигән күзаллау бар. Югыйсә мәгълүмат булмау тагын да куркынычрак нәтиҗәгә китереп җиткерергә мөмкин”.
“Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законны камилләштерергә кирәк, дигән фикердә әнә. Сүз иреге бар, әмма җаваплылык та булырга тиеш. Бу хакта сөйләгәндә Татарстан Журналистлар берлеге юристы Этери Ильина намуска тап төшерүдән саклауны күздә тоткан тагын бер закон турында искә төшерде. “Илнең Гражданлык кодексы бөтен кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә кагыла, – диде ул. – Физик затмы ул, юридикмы, киресен исбатлаганчы, аның намусы чиста булып санала”. Әнә шул хакта онытмаска иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев