Психолог балаларның ни өчен куркыныч хәлләргә эләгүен аңлатты
Яңалыклар

Психолог балаларның ни өчен куркыныч хәлләргә эләгүен аңлатты

Бала баш мие үсешенең физиологик үзенчәлекләре аркасында килеп чыккан хәлне алдан фаразлый алмый.

Балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының сәбәбе - белемсез ата-аналар. Алар еш кына балалар психикасының ничек үсүен белми. Бу хакта Татарстан Балалар Республика клиник хастаханәсенең психологик хезмәте мөдире Лилия Горохова сөйләде.

«Ата-аналарның бала барысын да аңлый дигән тәэсир кала. Бу иллюзия ата-ананың баланы кечкенә олы кеше буларак кабул итүе белән бәйле. Әмма баланың баш миенең яртысы — аңа ярдәм итәргә мөмкин булган өлешләре формалашмаган әле», - диде балалар психологы.

Ул шулай ук ассызыклап үткәнчә, баланың төп ихтыяҗы киңлекне танып белүдән гыйбарәт. Шуңа күрә, бәхетсезлек очракларына юл куймас өчен, ата-аналар аның гамәлләрен контрольдә тотарга тиеш. Лилия Горохова сүзләренә караганда, баш миенең тулы формалашуы 21 елга кадәр бара - нәкъ менә шул яшьтә кеше үз гамәлләре өчен җаваплылыкны тулысынча аңлый.

«Дөньяны танып белүдә, балага ярдәм итәргә кирәк: аңа уңай гына түгел, тискәре якларны да күрсәтергә кирәк», - дип йомгаклады Балалар республика клиник хастаханәсенең психологик хезмәте мөдире.

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев