Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Райондашларыбыз «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрәләр фестивалендә катнашты

Г.Камал театрында, Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» Шәҗәрәләр фестивале узды.

  Республикабызда әлеге фестиваль җиденче ел уза. Шушы дәвер эчендә анда 1 299 гаилә, барлыгы 14 500 кеше катнашкан. Нәсел шәҗәрәсен тәкъдир итү чарасында иң өлкән катнашучыга – 98, иң кечкенәсенә 2 яшь. Гаиләләр арасында 40 ел парлы гомер үткән, шулай ук 10-12 бала тәрбияләүчеләр дә бар. Фестиваль тарихы, нәсел шәҗәрәсе данын яклап, сәхнәгә берьюлы 74 гаилә вәкиле менгән вакытларны да саклый. Җиде ел эчендә бәйгедә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, беларус һәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләре катнашкан.

  Чара Фәрит Мөхәммәтшинның  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм котлавыннан һәм республиканың 6 күпбалалы гаиләсенә 16 урынлы «Атлант» микроавтобус ачкычларын тапшыру тантанасы белән башланып китте. «Күпбалалы гаиләләр – яшь гаиләләр өчен үрнәк. Балаларыгыз өчен сөенегез. Алар киләчәктә сезгә ныклы терәк һәм таяныч булырлар, күпмилләтле республикабызның авангардына керерләр» ‒ диде Фәрит Мөхәммәтшин, бүләкләнүче гаиләләргә мөрәҗәгать итеп. Әлеге гаиләләрдә бүгенге көндә уннан артык бала тәрбияләнә, якын арада күбесендә янә шатлыклы сабый авазы яңгыраячак. Гаиләләр республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән.  Бәйрәм чарасында Саба районыннан муниципаль этапта җиңүче гаиләләр дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев