Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Райондашыбыз Илнат Фәрхуллинга операция ясаганнар

Мәскәү шәһәрендә Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин калкансыман бизенә операция ясаткан

Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Аңа операцияне Мәскәүдә ясаганнар, барысы да уңышлы узган.

“Мәскәүгә килүемнең сәбәбе: берничә ел эчендә калкан күзәнәге белән проблемалар килеп чыкты. Узган ел миңа операция ясарга кирәк диделәр. Ул вакытта мин курыктым, өстәвенә, минем гастрольләрем бар иде, мин ризалашмадым. 16 июньдә миңа Казанда эшләргә тиеш иделәр, әмма бер анализ начар булды, шуңа күрә Мәскәүгә килдек", - дип уртаклашкан артист операция алдыннан.

Кичә ул яңадан социаль челтәреннән элемтәгә чыгып  операциянең уңышлы узуын хәбәр итте. Моннан тыш, ул тавыш бәйләмнәре белән дә барысы да яхшы булуын җиткерде.

Чыганак: Илнат Фәрхуллинның социаль челтәре

Фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев