Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район прокуратурасы ата-аналардан мәктәпләр һәм бакчалар ихтыяҗлары өчен акча җыйнау буенча тик­шерүләр үткәрә

Республиканың прокуратура органнарына гражданнардан кергән гаризаларны анализлау мәгариф учреждениеләре ихтыяҗлары өчен ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыйнауның шактый таралган күренешкә әйләнгәнлеген күрсәтә. Бу исә балаларның түләүсез белем алуга хокукларын тупас бозу дигән сүз. Мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең учреждение ихтыяҗлары өчен акча җыюы ихтыярилык яисә хәйриячелек исеме астында бара. Янәсе ирекле...

Республиканың прокуратура органнарына гражданнардан кергән гаризаларны анализлау мәгариф учреждениеләре ихтыяҗлары өчен ата-аналардан законсыз рәвештә акча җыйнауның шактый таралган күренешкә әйләнгәнлеген күрсәтә. Бу исә балаларның түләүсез белем алуга хокукларын тупас бозу дигән сүз. Мәктәп директорларының, балалар бакчалары мөдирләренең учреждение ихтыяҗлары өчен акча җыюы ихтыярилык яисә хәйриячелек исеме астында бара. Янәсе ирекле рәвештә эшләнә, ләкин чынбарлыкта акча бирергә мәҗбүр итүгә кайтып кала.

Район прокуратурасы мәгариф турындагы законнарның үтәлешенә, шул исәптән ата-аналардан мәктәпләр һәм бакчалар ихтыяҗлары өчен акча җыйнау, тиешсезгә тоту фактларын ачыклау максатында тик­шерүләр үткәрә. Андый фактлар турында белүчеләр булса, язмача рәвештә яисә телдән прокуратурага мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук хәбәрләрне Sab.Prok@tatar.ru сайтында да калдырырга мөмкин.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев