Районыбыз укучылары «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында җиңү яулады
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Һәр муниципаль районнан беренче этапта җиңү яулаган өчәр укучы ноутбуклар белән бүләкләнде. Безнең районнан түбәндәге укучылар җиңү яулады: Олы Арташ төп мәктәбеннән Салихов Рүзәл Рушан улы, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Фатыйхова Нәзилә Линар кызы һәм сәләтле...
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенең беренче этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Һәр муниципаль районнан беренче этапта җиңү яулаган өчәр укучы ноутбуклар белән бүләкләнде. Безнең районнан түбәндәге укучылар җиңү яулады: Олы Арташ төп мәктәбеннән Салихов Рүзәл Рушан улы, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Фатыйхова Нәзилә Линар кызы һәм сәләтле балалар өчен мәктәп-интернаттан Галимҗанова Азалия Азат кызы.
Бу көнне укучылар өчен зур бәйрәм булды, алар өчен төрле кызыклы чаралар оештырылган иде: "Мавыктыргыч фән" дип аталган шоу, сабын куыгы очырту буенча шоу, радио ярдәмендә идарә ителә торган машиналар, футбол фристайлы, аэрохоккей, x-box, теш пастасы ясау буенча мастер-класс, мавыктыргыч фән һәм техника йортыннан кызыклы экспонатлар. Шулай ук кунаклар каршысында балалар өчен Евровидение-2013 җиңүчесе Даяна Кириллова чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев