РЕСПУБЛИКА КӨНЕ БЕЛӘН!
Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән күпмилләтле халыклар бәйрәме– Татарстан Республикасы көне белән котлыйбыз. Без туган Татарстаныбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм өлкән буынның батырлыгы алдында баш иябез. Районыбыз халкы да бәйрәмне хезмәттә каршылый. Игенчеләребез уракны төгәлли һәм киләсе ел уңышына нигез сала. Төзелеш, сәнәгать өлкәләрендә дә уңышларыбыз куанырлык. Республика программалары нигезендә күләмле эшләр башкарыла. Хөрмәтле сабалылар! Республика көне уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итегез! Гел шулай имин тормышта, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып гомер итәргә язсын.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев