Республика рәисе Татарстан муниципалитетларына 100 автомобиль ачкычы тапшырды
Яңа транспорт чарасына Олы Арташ, Олы Нырты, Иске Икшермә авыл җирлекләре дә ия булды
Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. (Татаринформ)
"Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә. 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу теләк түгел, ә сезнең эшегезнең аңлаешлылыгы, оперативлыгы һәм нәтиҗәлелеге. Гражданнарның тормыш сыйфаты җирле үзидарә органнарының оперативлыгына бәйле", - дип белдерде Миңнеханов.
Сүзен йомгаклап, ул тагын бер тапкыр муниципалитетларны җиңүләре, шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Фотолар Республика Рәисе сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев