Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор белгечләре кайнар элемтә аша талпаннар турындагы сорауларга җавап бирәчәк

Татарстанда 30 муниципаль берәмлек, шул исәптән Саба районы вируслы талпан энцефалиты булган табигый чыганаклар булып тора.

Ведомство 15-26 майда талпан авырулары профилактикасы темасына «кайнар элемтә» үткәрәчәк. Эш көннәрендә консультацияне 8 (843)238 21 74 телефоны буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ә ял көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 238 98 54 номеры буенча алырга мөмкин.

Татарстан халкы «кайнар элемтә» телефоны аша талпан инфекцияләре профилактикасы турындагы сорауларына җаваплар ала алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсендә сөйләделәр.

Моннан тыш, Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны 8(800) 555 49 43 (шалтырату бушлай) да эшли.

«Теләге булган барлык кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак», - диделәр ведомствода.

Роспотребнадзор искәрткәнчә, Татарстанда 30 муниципаль берәмлек – Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре вируслы талпан энцефалиты булган табигый чыганаклар булып тора.

Элегрәк «Татар-информ» быел Татарстанда инде 2300 кешенең талпан тешләгәннән соң хастаханәгә мөрәҗәгать иткәнлеген хәбәр иткән иде

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rospotrebnadzor-belgeclare-kainar-elemta-asa-talpannar-turyndagy-soraularga-avap-biracak-5870964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X