Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия киносы көне бүген

27 августта илдә Россия киносы - кино төшерүчеләр һәм Россия киносын яратучылар көне билгеләп үтелә.

    Әлеге бәйрәмнең тарихы Октябрь революциясеннән соң 1917 елга барып тоташа. 27 августта илдә Россия киносы - кино төшерүчеләр һәм Россия киносын яратучылар көне билгеләп үтелә, дип хәбәр итә "Вакыйгалар календаре". Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.Сибагатуллин Россия киносы көне уңаеннан кино сөючеләргә котлау җиткерде. А.Сибагатуллин сүзләренә караганда: "Бүгенге көндә без Татарстан...

    Әлеге бәйрәмнең тарихы Октябрь революциясеннән соң 1917 елга барып тоташа. 27 августта илдә Россия киносы - кино төшерүчеләр һәм Россия киносын яратучылар көне билгеләп үтелә, дип хәбәр итә "Вакыйгалар календаре". Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.Сибагатуллин Россия киносы көне уңаеннан кино сөючеләргә котлау җиткерде. А.Сибагатуллин сүзләренә караганда: "Бүгенге көндә без Татарстан Республикасын кинематограф өчен игътибар үзәгендәге, талантлы кинематография кадрларына бай төбәк дип атый алабыз. Кино иҗат итү сәнгате белән дистәләгән кино студиясе шөгыльләнә, кино җитештерү өчен дәүләт акчалары бүленә, сәләтле яшьләрне ачыклау йөзеннән күп эшләр башкарыла, кино прокаты торгызыла, кинотеатрлар модернизацияләнә, авыл клуб учреждениеләренә яңа җиһазлар урнаштырыла. Казан көннән-көн кинематография үзәге статусын ышанычлы төстә яулый бара һәм Россия тамашачысына ислам дөньясының яңа киносын тәкъдим итә торган илдәге эксклюзив мәйданчык санала". Россия киносы көне тарихы Октябрь революциясеннән соң 1917 елга барып тоташа. Яшь республиканың җитәкчелеге революция фикерләрен пропагандалауда кинометограф үсешенең бөтен мөһимлеген аңлап "аны үз кулына алырга" уйлый. Россиядә беренче фильмның премьерасы 1908 елның 15 октябрендә була. Ул режиссер Владимир Ромашковның Стенька Разин турында «Из-за острова на стрежень» халык җыры буенча язылган «Понизовая вольница» тасмасы була. Беренче Россия фильмы җиде минут кына дәвам итә. Совет һәм дөнья кинематографының алтын фондына кергән тулы метражлы беренче нәфис фильм «Броненосец Потемкин» тасмасы була. Сергей Эйзенштейнның танылган фильмы илнең экраннарына 1926 елда чыга. Шуннан бирде кино җитештерү бик зур үзгәрешәр кичергән: тавышсыз кионодан тавышлыга, аклы-каралыдан төслегә үзгәргән. Башта ук кинофильмнарга кешеләрне тәрбияләүдә зур әһәмият биргәннәр. Һәммә кешегә В.И.Ленинның «Барлык сәнгать арасыннан безнең өчен кино иң мөһиме булып тора» дигән канатлы гыйбарәсе мәгълүм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев