Россия төбәгендә 53 яшьлек хатын 30 ел көткәннән соң беренче баласын тапкан
Яңалыклар

Россия төбәгендә 53 яшьлек хатын 30 ел көткәннән соң беренче баласын тапкан

Булмас димә, дөнья бу!

Июнь аенда Сургут шәһәрендә округ клиник үзәгендә 53 яшьлек хатын-кыз беренче баласын тапкан. Медицина оешмасы мәгълүматлары буенча, ул бу вакыйганы 30 ел көткән, дип хәбәр итә «URGA-NEWS.ru».

Аның әни булуга юлы җиңел булмый: пациент ЭКО процедурасын уза, беренче триместрда баласы төшү куркынычы аркасында йөклелек патологиясе бүлегендә дәвалана. Бала көткән вакытта хатын-кыз һәрдаим акушер-гинеколог Ирина Лепихина күзәтүендә була. Йөклелек вакытында аңа гестацион шикәр диабеты һәм гипертония диагнозлары куялар. Баланы 37 атнада кесарев кисеме ярдәмендә тудыралар. 3000 граммлы, 50 сантиметрлы, Апгар шкаласы буенча 8-9 баллы, сау-сәламәт малай туа.

Медицина үзәге президенты Лариса Белоцерковцева хәбәр иткәнчә, 2024 елда оешмада 45 яшьтән өлкәнрәк – 15, ә 2025 елның алты аенда инде 9 хатын-кыз бала тапкан. Аның сүзләренчә, дөрес әзерләнгәндә һәм киңәшләрне үтәгәндә, куркынычлар булуга да карамастан, өлкән яшьтә бала табу мөмкин хәл.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-tobagenda-53-yaslek-xatyn-30-el-kotkannan-son-berence-balasyn-tapkan-5907549


Нет комментариев