Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк
Яңалыклар

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Индексация күләме 6,8 процент тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында.

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка идексацияләнәчәк» - дип раслады парламентарий.

Нилов билгеләп үткәнчә, түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшкә урнашмаган кешеләргә каралган.

Депутат сүзләренчә, гамәлдәге кануннар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.

«Ягъни иминият пенсиясенең гомуми параметрлары 60-65 булса, социаль пенсиянеке 65-70кә тигез», - дип ачыклык кертте комитет башлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/socialnye-pensii-v-rossii-proindeksiruyut-na-68-s-1-aprelya-5920353


Нет комментариев