Россиялеләрнең озын яллары кайчан булачак
Соңгы тапкыр мондый яллар 9 май - Җиңү көнендә булды.
2026 елның соңгы озын ял көннәре Россия көнендә, 12 июньнән 14 июньгә туры килә. Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, Россия хөкүмәте каршындагы финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Моңа кадәр россиялеләр май аенда өч көн рәттән ял иттеләр: 1 майдан 3 майга кадәр Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итү уңаеннан һәм 9-11 нче көннәрдә Җиңү көнендә булды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, татарстанлыларны 27 майда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көтә. Моннан тыш, сишәмбе, 26 май, кыскартылачак-эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин булачак.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев