Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия коронавирус йоктыручылар саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ковид 5,8 миллионнан артык россияледә ачыкланган.

Россия коронавирус йоктырулары саны буенча дөньяда дүртенче урынга чыкты. Бу хакта мәгълүмат Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә Интерфакс.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистикасы буенча, ковид 5,8 миллионнан артык россияледә ачыкланган. Зарарланган кешеләр саны буенча өченче урында  - Бразилия, анда 19 млн кеше, икенче урында – Һиндстан - 30,9 млн кеше, ә беренче урында АКШ тора, анда 33,5 млн кеше авырган.

Джонс Хопкинс университеты статистикасы рәсми мәгълүматлардан бераз аерыла һәм анда Россия әлегә бишенче урында тора.

Шул ук вакытта 1 млн кешегә үлем саны буенча Россия, Worldometers порталы мәгълүматлары буенча, 54 урында гына (1 млнга 990) тора.

Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Елена Ежлова сүзләренә караганда, Россиядә  ковидтан 28,6 миллионнан артык кешегә прививка ясалган. Сишәмбе көнне игълан ителгән оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирустан  24 702  авыру очрагы теркәлгән, 780 кеше үлгән - пандемия вакытында бу максималь сан. 

Фото: t.me/tatmediaofftop

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев