Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Ямалиев: Милләтне үстерү өчен татар олигархлары кирәк

Мәскәү татарлары Штабы вәкиле эшмәкәрләрне баету максатыннан эш алып барылуын әйтте.

Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев милләтне үстерү өчен татар олигархлары кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бүгенге көндә татар милләтен үстерү өчен олигархлар булдырырга кирәк. Алар булса, Мәскәү төбәгендә күпләп мәчетләр салдырып, балалар бакчасы, мәктәпләр төзеп булачак. Без үзебезнең “Масштаб” клубында аларны татар милләтенә булыша торган кешеләр итеп әзерлибез”, - диде Рөстәм Ямалиев.

Аның фикеренчә, милләткә хезмәт итүче олигархлар саны бик күп кирәк. “Без эшмәкәрләрне акчаларын качырмыйча, үзләре турында гына уйламыйча, милләт өчен эшләсеннәр дип өйрәтәбез. Максатыбыз – Мәскәүнең һәр кварталында татар мәйданчыгы булдыру”, - диде ул.

Мәскәүдәге татар штабы вәкилләре бер ел эчендә 100дән артык чара уздырганнар.

Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, яшьләрне бизнес серләренә өйрәтәләр. “Эшмәкәрләрне бар яктан баетырга телибез. Ләкин бер шарт үтәлергә тиеш: укыгач, алар милләт өчен эшләргә тиеш”, - диде Штаб җитәкчесе.

Мәскәү татарлары Штабына 1991 елда Фикрәт Табиев нигез сала. Аның максаты - Татарстаннан Мәскәүгә килгән белгечләрне эшкә урнаштыру була. 1997 елдан Штаб яшьләрнең аралашу мәйданы буларак та эшли башлый. Иҗтимагый оешма белән Рөстәм Ямалиев җитәкчелек итә. 2018 елда Мәскәү татарлары Штабын рәсми рәвештә Бөтендөнья татар конгрессына кабул иттеләр.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев