21 март 2019 яңалыклары
-
Синоптиклар 22 мартта иртән томан булачагы турында кисәтә
21 нче марттан 22 нче мартка каршы төндә республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.
-
Рөстәм Ямалиев: Милләтне үстерү өчен татар олигархлары кирәк
Мәскәү татарлары Штабы вәкиле эшмәкәрләрне баету максатыннан эш алып барылуын әйтте.
-
Илһам Шакировның фатиры өчен судлашуда көтелмәгән нечкәлекләр ачыкланды
Казанның Вахитов районы судында татар халык җырчысы Илһам Шакировның фатиры өчен бәхәс турындагы эш буенча икенче утырыш булып узды. Соңгы 20 елда артистны караган һәм гомерлек рента килешүе нигезендә фатир хуҗасы булган Илһам Хаҗиевка каршы дәгъва гаризасы белән җырчының 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп чыккан.
-
Татарстанда Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды
Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
-
Мичән төп мәктәбендә гаилә бәйрәме
Гаилә - бөтен дөньяда яңа буын тәрбияләнә торган җәмгыятьнең бер өлеше булып тора. Гаилә бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләр кешенең психологик яктан сәламәтлегенә һәм баланы өлкәннәр тормышына тәрбияләүдә зур роль уйный. Чөнки ул якыннарының ярдәмен һәм аларның мәхәббәтен тоеп яши.
-
Рафис Борһанов имтихан белән сынау укучы балаларны ныгыта дип саный
“Экстремаль хәлгә эләккәч, сез башыгызда, организмыгызда булган барлык ресурсларны чыгарырга өйрәнәсез”, - диде мәгариф һәм фән министры.
-
Казан кызы да, татар кызы да - әлегә беренче!
Япониядә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты старт алды. Әлегә Казан кызы да, татар кызы да сезонның иң яхшы күрсәткечләренә ия.
-
Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы
21 март – Бөтендөнья Чәчәкләр көне. Язның беренче билгеләре һәм символы булып – чәчәкләр санала.
-
Фатирларда төтен чыгу юлы булмау – газ шартлауда иң төп сәбәп – газ хезмәте белгече
“Россиядә газга бәйле күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу юлы булмау сәбәпле чыга”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.
-
Чаллыдагы көллият студенты туберкулез белән авыруы ачыкланган
Авыру белән аралашучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза.
-
«Бу сенсация!» — Алла Пугачева Исхак Ханга Кипрда замок бүләк итә?
2009нче елларда Казаннан Мәскәүгә китеп барган татар дискотекалары йолдызы, популяр җырчы, легендар Алла Пугачева белән Владимир Кузьминның «никахсыз туган улы» Иван Пугачев, икенче төрле Исхак Хан белән соңгы тапкыр аралашканда, ул үзенең концертларында кешеләрне дәвалый башлавын, мондый сәләт аңа көтмәгәндә килүен сөйләгән иде.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Нәүрүз» бәйрәме
«Нәүрүз килә – яз килә!» дигән матур концерт программасы белән Ике Басу Арташ мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясадылар.
-
Россия Хөкүмәте ОСАГО буенча түләүләрне дүрт тапкыр арттырырга тәкъдим итте
«Гражданнар җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында»гы законга тиешле төзәтмәләрне бүген Президент Советында тикшерәчәкләр.
-
Лилия Сәлахетдинова: «Иң авырткан җиргә тигәч, ул бик авыр. Уйлансыннар иде бераз…»
Лилия Тимергалиева (Сәлахетдинова) үз гомерендә ишеткән иң авыр сорауларны «Адәм белән Хава» тапшыруында Ләйлә Дәүләтовага яңгыраткан. Мондый сорауларны ире Ришат аеруча авыр кабул итә икән.
-
Казанның «Салават күпере» торак комплексындагы проспектка Илһам Шакиров исеме кушылачак
Торак комплекстагы өч урам Мостай Кәрим, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен йөртәчәк.