Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фатирларда төтен чыгу юлы булмау – газ шартлауда иң төп сәбәп – газ хезмәте белгече

“Россиядә газга бәйле күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу юлы булмау сәбәпле чыга”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.

Газ куллана торган биналарда теркәлгән күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу каналлары булмау сәбәпле килеп чыга. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Газ куллану җайланмаларын куркынычсыз куллану турында сөйләгәндә, халыкның һәм идарәче компанияләрнең аерым игътибарын бинадан янган продуктларны чыгару системасына юнәлтәсе килә. Ягъни сүз төтен чыгу юллары турында бара”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы Дмитрий Орлович.

Башлык Россия буенча газ фаҗигаләренә китергән сәбәпләрне атады.

“Газ җайланмаларының кулланылыштан чыгуы барлык проблеманың 2 процентын алып тора. Газ-һава катнашмасы шартлау – 15 процент, газ баллоны шартлау – 1процент, суицид – 1 процент, биналарга үзбелдекле газ тоташтыру – 11 процент, төтен чыгу юлы булмау аркасында килеп чыккан фаҗигалар 70 процентны алып тора”, - диде Орлович.

Башлык шулай ук Магнитогорскида фаҗига килеп чыкканнан соң, Яңа ел яллары булуга карамастан, тикшерүләр үткәрелүен әйтеп узды.

“Без моңа кадәр керә алмаган йорт һәм фатирларга кердек. Ул үз нәтиҗәләрен бирде, күңелсез хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итте”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев