Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Синоптиклар 22 мартта иртән томан булачагы турында кисәтә

21 нче марттан 22 нче мартка каршы төндә республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.

Татарстан территориясендә һәм Казан шәһәрендә иртәгә төнлә һәм иртән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук 21 марттан 22 мартка каршы төндә республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм яңгыр фаразлый. Кичен һәм төнлә термометр баганалары 0...-5 градус күрсәтәчәк, көндез һава температурасы +6 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда урыны белән бозлавык көтелә.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев