Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов өлкәннәр ункөнлегендә Кырбаш, Сабабаш һәм Югары Шытсу авылларында яшәүче юбилярларга хөрмәт грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук Саба районының иң олы гаилә парына — Фәүзия апа Галәвиева (Әмин ага) һәм Әмин ага Галәвиевларга махсус рәвештә котлау сүзләре әйтелде.
Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 100 яшьне узган олы яшьтәге райондашларыбызны һәм иң өлкән гаилә парын котлады.
Чарада район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Котлау сүзләрен Кырбаш авылыннан Константинова Нина Кирилловна, Сабабаш авылыннан Халикова Тәкъмилә Шәфигулла кызы һәм Югары Шытсу авылыннан Шакирҗанова Рәхимә Баһман кызы кабул итте. Юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук Саба районының иң өлкән гаилә пары — Фәүзия апа һәм Әмин ага Галәвиевлар да котлау алды. Алар бергә 71 ел яши. Бүгенге көндә алар Түбән Шытсу авылында кызлары Асия апа тәрбиясендә гомер итәләр, 8 оныклары һәм 12 оныкчыклары бар.
Нет комментариев