"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Саба-Арена мәктәбенең спорт залында пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча район беренчелеге узды, ул өлкәннәр көненә багышланган иде.
Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов өлкәннәр ункөнлегендә Кырбаш, Сабабаш һәм Югары Шытсу авылларында яшәүче юбилярларга хөрмәт грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук Саба районының иң олы гаилә парына — Фәүзия апа Галәвиева (Әмин ага) һәм Әмин ага Галәвиевларга махсус рәвештә котлау сүзләре әйтелде.
Һәр кешенең тормышында зур урын алып торган, белем генә түгел, тормыш дәресләре дә биргән укытучыларны, лаеклы ялдагы мәгариф ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Сынамыш: 5 октябрьдә каен яфраклары коелып бетмәсә, кар соң ятар.
0