Укытучы — белем чыганагы, остаз — тормыш юлдашы
Көн темасы

Укытучы — белем чыганагы, остаз — тормыш юлдашы

Һәр кешенең тормышында зур урын алып торган, белем генә түгел, тормыш дәресләре дә биргән укытучыларны, лаеклы ялдагы мәгариф ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз!

   Укытучы-дөньяны танып белергә өйрәткән,  җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән  остаз да, мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә.  Сез биргән белемнәр, үгет-нәсыйхәт  дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәр балага күңел җылыгызны тигез бүлүегез, сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!  Һәрчак укучыларыгызның, әти-әниләрнең рәхмәтләренә төренеп, аларның хөрмәтен, ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары телибез!

                                                                                                                                                                            Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев