«Яшьлек» яшьләр үзәге Саба урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты булган «Бер дулкында» проекты кысаларында узучы чираттагы чарасын гамәлгә ашырды.
Милләтләр дуслыгы – бердәмлек нигезе
Һәрбер уздырылган чарага тирән мәгънә салуны максат итеп куйган “Яшьлек”леләр бу юлы төп игътибарны районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдергәннәр иде.
“Районыбыз төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Шул уңайдан “Бер дулкында" проекты кысаларында үсеп килүче буынга төрле җирлекләрдә яшәүче башка милләт кешеләренең күп еллар дәвамында бер-берсе белән тату һәм дустанә мөнәсәбәттә гомер итүләрен, үзләренең милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телләрен саклауларын, бер-берсенә ярдәм итеп, туган якны бергәләп үстерүләрен, гомумән, көнкүрешләре белән таныштыру бурычын куйдык. Әлеге проект кысаларында төрле милләт киемнәрен дә тектердек. Шул уңайдан без фильм да төшердек”, –дип таныштырды "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәре Алисә Гомәрова.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин чара кунакларын сәламләп, районыбызның күпмилләтле мәдәни мирасының аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан төшерелгән фильм чыннан да бик кызыклы һәм үзенчәлекле иде. Алар барлыгы биш милләт вәкиле – татар, удмурд, мари, рус, керәшен татарлары белән аралашып, аларның милли ашлары, киемнәре, гореф-гадәтләре ачык чагылдырылды.
Шулай ук «Яшьлек» яшьләр үзәге кызлары һәм егетләре әлеге халыкларның мәдәнияте һәм бию элементлары чагылган бию композициясе тәкъдим итте. Әлеге матур чыгыш сәнгатьнең төрле милләт кешеләрен берләштерә алуын тагын бер кат дәлилләде.Чараның икенче өлеше укучылар өчен квиз уены белән дәвам итте. Әлеге интеллектуаль уендагы милләтара багланышларга бәйле төрле кызыклы сораулар төрле халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре турында яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге дә бирде.
Нет комментариев