Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба эшмәкәре Гөлнара Галимова әнисенең туган авылында мәчет салдыра

Бүген күрше Теләче районының Җәнәй авылында мәчет төзеләсе урынга нигез ташы салынды

  Җәнәй авылы (Сосновый Мыс) табигатьнең иң матур почмагына урнашкан. Саба районының “Швейцариясе” саналган Елыш авылыннан кул сузымы гына. Тирә ягы яшеллек, авыл  янәшәсеннән   Мишә елгасы  ага. Мәчет салынасы урын да бу "җәннәт почмагы"ның бер урынына - нәкъ авыл башына билгеләнгән. Изге йорт салыначак нигезгә  Җәнәй халкы гына түгел, күрше-тирә авыллардан да шактый халык җыелган иде. Көн үзәгенә якынлашканда, азан белән бәйрәм чарасы башланып китте. Гөлнара һәм Айдар Галимовларның, авыл халкының шатлыгы белән уртаклашырга  Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба районы мәхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Саба районы эшмәкәрләре, Гөлнара һәм Айдарның әниләре Сания ханым, туганнары, дуслары  килгән иде. Чыгыш ясаучы җитәкчеләрнең, дин әһелләренең һәрберсе мәчетне салып чыгарга Аллаһы Тәгалә көч һәм сабырлык бирсен, хәерле эшләр булсын, изге эшкә Раббыбыз юлларын ачып торсын иде дигән изге теләкләрен җиткерделәр.

 “Мәчет төзү җиңел эш түгел, һәрберебез бу төзелешкә бер генә кирпеч белән булса да өлеш кертә алсак, җәрия сәдакалардан китәр. Мәчетләрне ике катлы итеп төзисеңме, бер катлымы, матур итеп саласыңмы - шундый ук рәвештә сезгә җәннәттә йорт салыныр, дигән  Пәйгамбәребез салләлаһу галәйһссәлам. Эшнең башы булса- ахыры да булачак. Бу мәчет тә, салыныр,иншәАллаһ. Әмма, төзү ул әле беренче адым гына, мәчетне без бизәргә тиешбез. Матур орнаментлар, рәсемнәр белән генә түгел, аның бизәге ул – гыйбадәт кылучылар, ул балаларыбыз,  ул гыйлемгә омтылучылар. Шуңа күрә бу мәчетнең бизәге шушы авыл кешеләре булса иде. Салыначак мәчет бу авылга бәрәкәтен иңдерер, туган төбәгегезгә яңарыш насыйп итәр.Хәерле сәгатьтә булсын!”-диде Илфар хәзрәт.

Ирләр тәкъбир әйткәндә, нигез ташындагы җәймә алынды. Һәркем изге уйда, изге нияттә кулларын догага күтәрде.

“Бу салыначак мәчетне миңа Аллаһы Тәгалә төшемдә күрсәтте. Күңелемә аның урыны минем әнием яшәгән нигездә булачак дигән уй килде. Ирем Айдар белән уйлаштык та, изге эшкә ниятләргә булдык. Бик җаваплы эш. Фәкать Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ярдәменә өмет итәбез. Ин шә Аллаһ юлын ачар, ярдәмгә  изге ниятле кешеләрен дә җибәрер.Бүгенге шатлыклы көнебез белән уртаклашырга килгән һәркемгә чиксез рәхмәтлебез”- диде  Гөлнара Хәмит кызы, күңелендәге хис-кичерешләре белән уртаклашып.

 Мәчет буласы биләмәдә җәмәгать белән беренче намаз укылды. Ахырдан бәйрәм кунакларын  корбан итеннән әзерләнгән пылау белән сыйладылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев