Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Саба” җәмгыятенең ындыр табагыннан ялган күрсәтмә биреп 10 тонна арпа урлаган

Күптән түгел Саба суды район хуҗалыкларының берсендә җитәкче булып эшләгән Ф.не хөкем итте. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ул узган елның декабрендә "Саба" җәмгыяте филиалының ындыр табагына килә һәм келәт мөдиренә 10 тонна арпа тутыртырга күрсәтмә бирә. Аннары ашлыкны территориядән түләүсез генә алып чыгып китә һәм аның белән үзе теләгәнчә эш итә....

Күптән түгел Саба суды район хуҗалыкларының берсендә җитәкче булып эшләгән Ф.не хөкем итте. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ул узган елның декабрендә "Саба" җәмгыяте филиалының ындыр табагына килә һәм келәт мөдиренә 10 тонна арпа тутыртырга күрсәтмә бирә. Аннары ашлыкны территориядән түләүсез генә алып чыгып китә һәм аның белән үзе теләгәнчә эш итә.

Моннан тыш Ф. агымдагы елның февраль аенда да үзенә ышанып тапшырылган милек белән урлашу максатында файдалана. Бу юлы келәт мөдиренә 4 тонна арпа биреп җибәрергә куша. Шулай итеп, ул үзенең гамәле белән "Саба" җәмгыятенә барысы 89320 сумлык зыян китерә. Келәт мөдиренә аның кыңгыр эшенең астыртын нияте билгеле булмый.

Суд җинаять җаваплылыгын җиңеләйтә торган шартларны - кылган гамәле өчен үкенүен, гаебен тулысынча тануын, "Саба" җәмгыятенә китергән зыянны кайтаруын исәпкә алып. Ф.не бер ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын шартлы рәвештә билгеләде.

Раниф Хафизов,

РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге тикшерүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев