1 август 2015 яңалыклары
-
Түләүләрне яки штрафларны түләргә бер минут та җитә
Интернет балаларга гына түгел, ата-аналар өчен дә зур ярдәмче. Татарстанда эшләп килә торган Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша бүген ике йөздән артык хезмәт башкарып була.
-
Бурычлары өчен бер көтү үгезеннән колак каккан
Суд приставлары аның 19 үгезенә арест салган. Әлмәт районында яшәүченең 368 мең сум күләмендә кредит бурын түләргә мөмкинлеге булмаган. Иң башта бурычлы кешенең "Газель" автомобиленә арест салына. Ләкин аны саткан акча гына бурычлардан котылырга ярдәм итмәгән. Шул сәбәпле суд приставларының үгез көтүенә "күзе төшкән". Әлеге бурычлы хуҗа терлекләрне симертеп сату...
-
Ике үсмер мотоциклда һәлак булган
Бүген кичке 4тә "Әзи - Чирмешән - Шентала" - Сөлчәбаш авылы юлының 3 нче чакрымында "Eurotex" мотоциклын таныклыгы булмаган килеш йөрткән һәм транспорт чарасы да тиешле таләп буенча теркәмәгән, мотошлемсыз барган 1999 елгы үсмер, сулга борылганда юл бирмәстән, каршысына килгән "ГАЗ-2705" белән бәрелешкән. Соңгысында барган 1962 елгы ир исә алкогольдән...
-
2015 елның икенче яртысында район прокуратурасы хезмәткәрләренең гражданнар белән очрашу һәм кабул итү көннәре
2015 елның икенче яртысында район прокуратурасы хезмәткәрләренең муниципаль берәмлекләрдә гражданнар белән очрашу һәм кабул итү көннәре (15-17 сәгатьләрдә үткәрелә) 9 октябрь -Мишә авыл җирлеге бинасы (прокурор ярдәмчесе Азат Закиров кабул итә) 16 октябрь -Мичән авыл җирлеге бинасы (прокурор урынбасары Ләйсән Гаффарова кабул итә) 30 октябрь - Түбән Шытсу авыл җирлеге...
-
“Саба” җәмгыятенең ындыр табагыннан ялган күрсәтмә биреп 10 тонна арпа урлаган
Күптән түгел Саба суды район хуҗалыкларының берсендә җитәкче булып эшләгән Ф.не хөкем итте. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ул узган елның декабрендә "Саба" җәмгыяте филиалының ындыр табагына килә һәм келәт мөдиренә 10 тонна арпа тутыртырга күрсәтмә бирә. Аннары ашлыкны территориядән түләүсез генә алып чыгып китә һәм аның белән үзе теләгәнчә эш итә....
-
Ришвәт биреп котылмакчы булган
Соңгы вакытта шактый киң таралган ришвәт ике очракта бирелергә мөмкин. Беренчесе, нинди дә булса максатка ирешү, икенчесе, җәзадан котылып калу өчен. Икесе дә җәмгыять өчен куркыныч. Шуңа күрә ришвәт бирүче үзе дә җинаятьчегә әверелә. Әйтик, законсыз гамәл кылган өчен җаваплылыктан котылып калу ниятеннән ришвәт бирүче бик зур суммада штраф түләргә...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Төзелеш сәнәгате өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба тәрәзәләре" җәмгыяте пыялачысы Нурания Әхмәтгәрәй кызы Гатиятуллина Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте машина йөртүчесе Ренат Мөдәррис улы Вәлиев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җирле үзидарә...
-
Былтыр - флешка, быел - сәгать [+фоторепортаж]
"Саба таңнары" укучылар белән элемтәне өзми, һәрвакыт аралашып яши. Һәр елны лотерея уены уздыру - моның ачык мисалы.
-
Мондый бәйрәм башка җирдә юк [+фоторепортаж]
Ял, бәйрәм көннәрендә дә хезмәттән аерыла алмаган терлекчеләрне хөрмәтләү чарасы республикада бердәнбер - безнең районда гына дисәк тә, ялгышмабыз.
-
Илсөя Бәдретдиновадан тормыш кыйпылчыклары
Миңамы инде зарланырга?! Әллә ничек башланды бүген көн. Таңнан начар төш күреп уяндым. Чәй куярга идем, су беткән. Киендем дә эшләр белән чыгып чаптым, шактый баргач, телефонны өйдә онытып калдырганлыгым ачыкланды. Әй Аллам, нәрсә соң инде бу?! Кире кайтырга ярамый миңа - юлым уңмый. Кайтмый да булмый, чөнки бөтен эш...
-
Тавыксыз тормыш тормышмыни [+фото]
Беркөнне Казан тавыкларын барлап чыктым әле. Шәһәрнең һәр бистәсендә диярлек күпләп кош асраучылар яшәп ята икән. Башта Отары бистәсендә гомер итүче Фирая белән Раил Рәхимҗановларга киттем. Кызлар - тавыклар 25 төрле тавыктан кала, монда дүрт төрле үрдәк, казлар, фазан, павлин, бытбылдык, күркә, цесаркалар яши. Алдан киләсемне хәбәр итеп куйганга, ишегалдына...
-
«Чәк-чәк шоу»лар ничек көтү көткәннәре турында сөйләделәр
27 июль көнне «Болгар радио»сының «Чәк-чәк шоу» командасы Яшел Үзән районы Бакырчы авылына көтү көтәргә кайтты. Бәйге шартлары буенча, республиканың теләсә кайсы авылында яшәүче халык «чәкчәк»леләрне көтүгә чакырып гариза язарга, ә гаризаны башкалар «смс» белән ныгытырга тиеш иде. Финалга Актаныш районының Табанлы Күл халкы белән Яшел Үзәннең Бакырчы авылы чыкты....