Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыксыз тормыш тормышмыни [+фото]

Беркөнне Казан тавыкларын барлап чыктым әле. Шәһәрнең һәр бистәсендә диярлек күпләп кош асраучылар яшәп ята икән. Башта Отары бистәсендә гомер итүче Фирая белән Раил Рәхимҗановларга киттем. Кызлар - тавыклар 25 төрле тавыктан кала, монда дүрт төрле үрдәк, казлар, фазан, павлин, бытбылдык, күркә, цесаркалар яши. Алдан ки­лә­семне хәбәр итеп куйганга, ишегалдына...

Беркөнне Казан тавыкларын барлап чыктым әле. Шәһәрнең һәр бистәсендә диярлек күпләп кош асраучылар яшәп ята икән. Башта Отары бистәсендә гомер итүче Фирая белән Раил Рәхимҗановларга киттем.
Кызлар - тавыклар
25 төрле тавыктан кала, монда дүрт төрле үрдәк, казлар, фазан, павлин, бытбылдык, күркә, цесаркалар яши. Алдан ки­лә­семне хәбәр итеп куйганга, ишегалдына килеп керүгә үк, алар, бакча ягына карап: «кызлар, чыгыгыз әйдә, сезнең янга кунак килгән», - дия башламасыннармы? Кызларын түгел, тавыкларын күрергә килдем ләбаса дип уйлап куюым булды, каршыга, берсен берсе уздырып, тавыклар йөгереп чыга башлады, араларында «ыштанлылары» да бар хәтта. Берсе икенчесенә тамчы да охшамаган тавыкларны күреп, бермәл аптырап калдым. Фирая ханым аларны, яратып, «кызлар» дип йөртә икән...
Раил абый нәселле тавык үрчетү белән унсигез ел элек шөгыльләнә башлаган.
- Биш чебидән - сары төстәге брамалардан баш­ланды ул. Күңел өчен генә дип алып кайткан идем, чынлап торып кызыксына башладым. Тегесен аласы, монысын үстереп карыйсы килә, дуслар да барган бер җирләреннән тавык күтәреп кайта башлады. Аларга «ир» кирәк дип, әтәч эзләргә чыгып китә идем. Санын төгәл генә әйтә алмыйм, барысы мең баш җыеладыр. Махсус санамыйм, башым да авыртмый, тынычлап йоклыйм да, - ди Раил абый.
Казан җирендә иң беренче булып нәселле тавык үрчетү эше Рәхимҗановлардан башланган. Тавыкның үзен яки йомыркасын сорап, хәзер чит шәһәр-төбәкләрдән дә киләләр ди. Бер генә нәселле тавык алырга дип киләләр дә, күзләре кызып, берничә төрлесен алып китәләр икән. Йомыркалары илле сумнан башлап, тавыкның берсе мең сумга да җитә.
Раил абый сүзләренчә, һәр нәселнең үз өстенлеге бар.
- Минорка, итальян кыр тавыгы (куропатка), маран, андалузский голубой йомырканы күп сала. Цесарка ите бик тәмле. Юкка гына аны патша кошы дип атамаганнар. Шунысы да бар: аның йомыркасы ярты ел саклана. Үзебез дә сынап карадык, ярты ел торды, бозылмады. Маранның йомырка кабыгы - шоколад төсендә, ә араукана дигәненеке зәңгәр төстә була, - ди ул.
Ә менә күркәләре һәр йомыркадан чеби чыгару уе белән йөри икән.
- Бер утыргач, куып чыгару бик авыр. Йомыркасын да алып карыйсың, барыбер утыра. Нинди йомырка күрә, үрдәкнекеме, тавыкныкымы - бара да утыра. Берәр яңа кош алып кайтсак та, иң беренче булып аның янына күркә масаеп килә дә бии башлый. Аннары башкалары килеп күз салып китә. Яңа әтәч булса, оясындагы иске әтәч белән сугышып алалар. Кем көчле, ояда шул хуҗа була. Әле яңарак кына өй түбәсенә ике күгәрчен дә ияләште.
Моның кадәр кош-корт янында без генә җитмәгән идек, диделәр бугай, - дип шаярта Раил абый.
Рәхимҗановлар өе күл янәшәсендә урнашкан. Үрдәкләре, казлары шунда йөзә. Дүрт төрле үрдәк янына кыр үрдәге дә сыйган.
- Тульская манная (под­садная) дигән үрдәк эше ул. Исеменнән үк күренгәнчә, алар, тавыш биреп, үзләре янына кыр үрдәкләрен чакыралар. Бу үрдәкләрне миннән сунарчылар күп ала. Яз көне ауга чыкканда арендага да алып торалар. Үрдәкне җеп белән агачка бәйләп куялар да, ана үрдәк, тавыш чыгарып, кыр үрдәкләренең игътибарын үзенә җәлеп итә. Тегеләре шуңа алданып килә, - ди хуҗа.
Ул үзе казларны ярата төшә икән.
- Татарлар элек-электән каз асраган. Алар гомер буе безнең белән. Казлар бит әле алар сөйләшә, - дип елмая ул.
Казлар каңгылдашкан, үрдәкләр бакылдашкан, әтәчләр кычкырган, түбә башында күгәрченнәр гөрләшкән дөньяны калдырып, ыгы-зыгылы шәһәр үзәгенә кайттым... Кайттым да Константиновка бистәсенә чыгып киттем...
Тавыксыз тормыш тормышмыни?..
Ольга Козлованың ишегалдындагы читлек­ләрдә унҗиде төрле тавык яши. Яшел Үзән районында яшәүче танышларына кунакка барган җирдә күреп кайта ул гади булмаган тавыкларны.
- Кызыктым бит шуларга. Үз йортым белән яшәп, нишләп әле миңа да асрамаска дип, мин дә керешеп киттем бу эшкә. Карагыз сез аларны, берсеннән-берсе матурлар бит, - дип, тавыклар яши торган читлекләргә алып китте ул мине.
Беренче булып күземә ташланганы канат урынына мамык үскән тавыклар булды. Исеме дә ни җитте генә түгел - Кытай ефәк тавыгы. Декоратив тавыкның тиресе дә, сөяк­ләре дә кара төстә икән. Әйтүемчә, канат урынына мамык белән капланган.
- Брама, кохинхин, виандот тавыклары мәче кебек бик тыныч. Хулиган тавыклар да асрап алдык, әмма аларны үрчетмәскә булдык. Минорка тавыгы бик тынычсыз, бертуктаусыз йөреп, очып тора иде. Иң яратканым - брамалар, алар минем иң беренче кошлар, холык­лары да бик тыныч, кыя­фәткә дә матурлар, - дип сөйли Ольга. Брамаларның, ыштан кигән кебек, аяклары да гел мамыктан гына тора.
Фавероль дигән тавык­ларны асрасаң да яхшы икән. Ольга сүзләренчә, алар, матур булу өстенә, бик ягымлылар да.
- Ите дә тәмле, йомырканы да яхшы сала. Башка тавыклардан аермасы - аның аягында биш бармак, - ди танышым.
Орпингтон дигәне чагыштырмача кыйммәтле кош санала. Аның башы кечкенә, ә гәүдәсе зур. Тиз үскәнлектән, дүрт айлык чебешләре дә зур тавык кебек. Йомыркасы да эре, ә ите майсыз, тәмле ди. Кохинхин белән виандот дигәннәрен дә ит өчен асрарга була. Соңгысы яңа нәсел санала.
Тавыкларны җәен читлектә, кышын теплицада асрыйлар.
- Яшелчә утыртырга урын да калмый, ишегалдындагы бөтен булган буш урын - тавыкларга. Таныш­лар: «Туйдырмадымы әле?» - дип сорый. Кая ул туйдыру, аларсыз яши дә алмыйм хәзер, - ди Ольга. - Тавыкларны суеп ашарга жәллибез. Бердән, кул бармый, икенчедән, алар безгә алтын йомырка сала бит...
Булган булган өч булсын дип, Северный бис­тәсендә шулай ук нәселле тавыклар үстерүче Әхтәм абыйга да барыр­га уйлаган идем дә, командировкага киткән булып чыкты. Насыйп булса, анысына башка вакытта барылыр...


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X