Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба җәмигъ мәчетендә авиаһәлакәттә вафат булганнар рухына дога кылдылар

Быел хаҗ сәфәренә районыбыздан 10лап кеше барып кайтты. Гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Әлфия ханым Гатау­ллинага да изге җирләрдә фарыз гамәлне үтәп кайту насыйп булды. Хаҗ сәфәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашырга дип, аны без Саба җәмигъ мәчетенә мөгаллимәбез Затия Хөсәен кызы җитәкчелегендәге уку...

Быел хаҗ сәфәренә районыбыздан 10лап кеше барып кайтты. Гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Әлфия ханым Гатау­ллинага да изге җирләрдә фарыз гамәлне үтәп кайту насыйп булды. Хаҗ сәфәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашырга дип, аны без Саба җәмигъ мәчетенә мөгаллимәбез Затия Хөсәен кызы җитәкчелегендәге уку төркемебезгә очрашуга чакырдык. Җылы аралашудан соң шифалы зәм-зәм суыннан да авыз иттек. Аннары җәмәгать белән намаз укып, узган якшәмбедә авиаһәлакәттә вафат булганнар рухына дога кылдык, дин-кардәшләребезнең хаҗлары кабул булып, Аллаһы Тәгалә башкаларга да бу изге сәфәргә юлны ачсын иде дип теләдек.

Фәния Шәмсетдинова,

Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев