25 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сабада декабрь аенда бадминтон буенча шәхси чемпионат үткәрелә
Районыбызда бадминтон уенын популярлаштыру һәм үстерү, шулай ук халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында агымдагы елның декабрь аенда башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан Саба муниципаль районының шәхси чемпионаты үткәрелә. Анда 18 яше тулган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнаша ала. Ярышлар Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында...
-
Шәмәрдәндә яшәүче Әсма Минһаҗева 95 яшен тутырды
Шәмәрдән авылында яшәүче Әсма Минһаҗева 95 яшен тутырды. Дөньяның ачысын-төчесен кичергән ак әбине гомер бәйрәме белән Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, "Балкыш "үзәге директоры Рөстәм Равилин, авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр һәм Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Котлау хатын, бүләк тапшырдылар. Гомер буе тырыш хезмәте белән хөрмәт казанган...
-
Бу атнада да Сабада һава шартлары үзгәрми, явым-төшем көтелми
Бу атнада да Сабада һава шартлары үзгәрми, шул ук кала, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 2-7 градус салкын тәшкил итәчәк, ә көндез - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы. Шул ук вакытта синоптиклар уртача температура климатик нормадан югары.
-
Казан фаҗигасендә һәлак булган 29 кешенең гәүдә өлешләре танылган
Казанда авиафаҗигадә һәлак булучыларның гәүдә өлешләрен идентификацияләү дәвам итә. Бүгенге көндә 29 кешенең гәүдә өлешләре танылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты. Элек Боинг 737" фаҗигасындә һәлак булган 25 казанлыны җирләү урыннары билгеле булуы хакында хәбәр ителгән иде. Алар барысы да шәһәр зиратларында җир куенына иңдереләчәк. Тагын 6 фаҗига корбанының...
-
Ахырзаман галәмәте: хәзер үлем белән сату итә башладылар
18-29 ноябрьдә Татарстанда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" дигән исем астында Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үтәчәк. Янәшә-тирәгездә өй шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән ышаныч телефонына хәбәр итегез. Саба районына хезмәт күрсәтүче җирле бүлегенең ышаныч телефоны 8(84362) 2-33-42. Мәгълүмат җиткерүченең исеме...
-
"Тулган ай" республика сәхнәсен "дер селкетте" [+фото]
Шәмәрдәннең генә түгел, районыбызның данын республикада да таныткан "Тулган ай" ансамбле җиде ел элек оешты. Ансамблебез төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Әмма алар арасында сәнгать дөньясында дан казанган бер генә кеше дә юк. Шуңа да карамастан, аларны сәнгатькә мәхәббәт, халыкны ярату, игелекле хезмәт итү дуслаштырды. Бистәбездә һәм район күләмендә уздырыла торган...
-
Саба җәмигъ мәчетендә авиаһәлакәттә вафат булганнар рухына дога кылдылар
Быел хаҗ сәфәренә районыбыздан 10лап кеше барып кайтты. Гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Әлфия ханым Гатауллинага да изге җирләрдә фарыз гамәлне үтәп кайту насыйп булды. Хаҗ сәфәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашырга дип, аны без Саба җәмигъ мәчетенә мөгаллимәбез Затия Хөсәен кызы җитәкчелегендәге уку...