Саба районында җирле үзидарәләрнең эшчәнлегенә балл системасы буенча бәя бирелә
Район Советының оештыру бүлегендә нәтиҗәләр һәр атна саен чыгарылып, сайтка куела. Әйтик, район Советы, башкарма комитет бүлекләреннән соралган мәгълүмат вакытында бирелгән һәм тиешле таләпләргә туры килә икән - 2 балл дигән сүз. Шулай ук район күләмендә үткәрелгән мәдәни-спорт чараларында авыл җирлегеннән катнашучылар саны нигезләмәдә күрсәтелгәнчә булса - шулай ук 2...
Район Советының оештыру бүлегендә нәтиҗәләр һәр атна саен чыгарылып, сайтка куела. Әйтик, район Советы, башкарма комитет бүлекләреннән соралган мәгълүмат вакытында бирелгән һәм тиешле таләпләргә туры килә икән - 2 балл дигән сүз. Шулай ук район күләмендә үткәрелгән мәдәни-спорт чараларында авыл җирлегеннән катнашучылар саны нигезләмәдә күрсәтелгәнчә булса - шулай ук 2 балл. Ярышларга беркем дә бармаса - 0 балл. Димәк, халыкны чарага тарта белергә, оештыру сәләте күрсәтергә кирәк. Нәтиҗәләр яхшы булсын өчен җирле үзидарәләрдә халык белән максатчан эшләү, эшмәкәрләр булышлыгына, гражданнар инициативасына таяну да мөһим. Бәяләүләр әлегә төрлечә: 3не генә дә, 13 балл җыйган җирлекләр дә бар. Әйтик, узган ике атнада Шекше авыл җирлегенең эшчәнлеге 10ар балл белән бәяләнгән иде. Халык та җирле үзидарәгә карата нигездә уңай фикердә.
Ни әйтсәң дә, соңгы елларда биредә халыкка нормаль тормыш-көнкүреш шартлары тудыру өчен шактый эшләнә. "Минем Сәрдәдә яши башлаганыма 13 ел. Шушы вакыт эчендә авылда күп үзгәрешләр булды. Авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов бик тырыша инде. Әлбәттә, барысы да район хакимиятенең хәер-фатихасы белән эшләнә",- диде безгә Лиза Хәсәнова.
Чыннан да, кайчандыр: "Кәҗә - мал түгел, Сәрдә авыл түгел",- дип әйтергә яратучыларга хәзер бу сүзләре өчен оят булырга охшаган. Авыл күз алдында яңара. Бүген халык үз көче белән 10га якын йорт төзи, тагын ике хуҗалык федераль программа буенча өй җиткерә.
Быел Сәрдәдә Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе көтмәгәндә-уйламаганда суүткәргечләр челтәрен дә яңартты. 1974 елда колхоз керткәне инде тузган булган.
"Чиста су" программасының тормышка ашырылуы барлык гаиләләрне дә суны өйдәге краннан гына борып ала торган итте. "Моңарчы суны колонкадан алдык. Хәзер өйгә керде. Яшь барганда уңайлыкка тиенүебез бик әйбәт булды. Игелеген күрергә язсын",- ди Нәсимә Әһлиуллина.
Әле ел башында гына авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов җыенда "Сәрдәдә 73 хуҗалык булып, бары 24 кешедә телефон бар. Ә бит авылда мәктәптә укучы балалар саны - 32. Уку процессы интернет челтәре белән нык бәйле заманда бу проблема кичекмәстән чишелеш көтә. Авыл җирлеге тарафыннан район хакимиятенә узган ел хат белән мөрәҗәгать ителде",- дип сөйләгән иде.
Халык гозере үтәлә. Инде бүген элемтәчеләр авылга оптик җепселле линия белән АТС урнаштыру өчен эш алып та бара. Бу - теләгән һәркем өенә телефон, интернет кертә алачак дигән сүз. "Компьютер бар, ә рәтле пәрәвез челтәре - юк. Элемтә операторлары модемы белән утырган буласың интернетта, башта эшли дә, әкренәя дә кала. Телефон кергәч, югары тизлекле интернатка да тоташачакбыз. Безнең өйдә ике проблема берьюлы хәл ителә. Су ишек алдында җәй өчен генә иде. Хәзер өйгә керттек",- дип куанычын уртаклашты Айнур Сәгыйтов.
Ә балалары инде үсеп җиткән Нәсимә апа Әһлиуллинаны IP-телевидение кызыктыра икән. "Аның өчен Сабага барасы буламы, тәртибе ничек икән?"- дип кызыксынды ул. Җирлек башлыгы аңа барысын да аңлатты.
Авыл җирлеге биләмәсендә табигать һәйкәлләре булган чишмәләрне төзекләндерүгә дә караш нык үзгәргән. "Җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен ике ел элек авыл халкы җыелып сөйләшү үзен аклады. Финанс мөмкинлекләре булган якташларыбыз туган авылларына йөз белән борылдылар. Әнә шундый игелекле спонсорлар акчасына төзекләндерелгән чишмәләр хәзер культуралы ял итү, кичәләр, туган көннәр үткәрү урынына әйләнде. Шундый изге урыннарның тагын берсе - зиратларда агачларны сирәкләү эше дә нигездә, спонсорлар һәм халык ярдәме белән башкарыла. Уңдык без алардан",- ди Радик Хәйретдинов.
Шуларның берсе - Рәис Дәүләтшин 2011 елда Сәрдә чишмәсен төзекләндереп, авылдашларының рәхмәтен ишеткән иде инде. Быел тагын бер хыялын тормышка ашырган: елга буеннан арендага буш җир алып, үзенчәлекле ял итү урыны барлыкка китергән. Бирегә тезеп куелган ретро автомобильләр үзенә күрә музейны да хәтерләтә. Янәшәдә җил тегермәне әйләнә. "Биредә фонтан булачак. Бирегә Казаннан туризмны үстерү юнәлешендә эшләүче вәкилләр килүе дә көтелә. Күрсеннәр, соклансыннар",- ди авыл җирлеге башлыгы.
Җирле үзидарә, закон нигезендә һәм үзенә җаваплылык алып, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне халыкның мөстәкыйль хәл итүен, муниципаль милек биләүне, аннан файдалануны һәм аның белән эш итүне тәэмин итә. (Татарстан Республикасы Конституциясе, 116нчы статья).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев