1 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Эзмә авылы мәчете газ белән җылытылуга күчәчәк [+фото]
Якын көннәрдә Эзмә авылы иман йортына йөрүчеләрне сөенечле вакыйга көтә: мәчет газ белән җылытылуга күчәчәк. Күптән көтелгән вакыйга аеруча җомга намазларына йөрүче яшьләр һәм өлкәннәребез күңеленә хуш килер.
-
Киләсе атнада сабалыларны өстәмә ике көн ял итә
4 һәм 6 ноябрь Татарстанда бәйрәм көннәре, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте. РФ Хезмәт кодексы нигезендә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ул көн бәйрәм көне булып санала. Моннан тыш, "ТР Бәйрәм һәм истәлекле даталар турындагы" Татарстан Республикасы законы нигезендә өстәмә ял көннәре каралган,...
-
Татарстанда бер ир-ат бурычлы хатынына үч итеп алиментларын түләми яшәгән
Алиментлары буенча бурычы булган Бөгелмәдә яшәүче ир-ат ике елдан артык рәсми эш урынын яшереп яшәгән. Суд приставының тырышлыгы белән бурычлының эш урынын ачыклауга ирешелгән. Запроска җавапта язылган мәгълүматны тикшереп, суд приставы-үтәүчесе бурычлы затны бүлеккә чакырган. Кабул итү барышында ул, элек аның тарафыннан язылган аңлатмаларда һәрвакыт беркайда да эшләмәве турында сөйләгән....
-
Шахмат, халыкара шашка һәм рус шашкасы буенча республика чемпионатында сабалылар призлы урыннар яулады
Зәй шәһәрендә инвалидлар арасында шахмат, халыкара шашка һәм рус шашкасы буенча республика чемпионатлары үтте. Ярышлар Саба районы командасы өстенлеге белән барды. Азат Әхмәтов - халыкара һәм рус шашкасында - 1нче, Ленина Ракова - шахматта - 2нче, Хәмит Вәгыйзов халыкара шашкада 2нче, рус шашкасында- 3нче, Мулланур Мусин шахматтта - 2нче, халыкара...
-
Саба районының рейтингы яхшырган
Татарстан Икътисад министрлыгы агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингын әзерләгән. Саба районы хәзер әлеге рейтингта 18нче урынны били. Бу исә район 2013 елның гыйнвар күрсәткече белән чагыштырганда 5 баскычка югары күтәрелгән дигән сүз. Шәһәр һәм авыл җирлекләре булган муниципаль берәмлекләр арасында социаль-икътисадый үсеш буенча Саба районы...
-
Саба районында җирле үзидарәләрнең эшчәнлегенә балл системасы буенча бәя бирелә
Район Советының оештыру бүлегендә нәтиҗәләр һәр атна саен чыгарылып, сайтка куела. Әйтик, район Советы, башкарма комитет бүлекләреннән соралган мәгълүмат вакытында бирелгән һәм тиешле таләпләргә туры килә икән - 2 балл дигән сүз. Шулай ук район күләмендә үткәрелгән мәдәни-спорт чараларында авыл җирлегеннән катнашучылар саны нигезләмәдә күрсәтелгәнчә булса - шулай ук 2...
-
“Саба таңнары” газетасы призына милли көрәш буенча район чемпионаты үткәрү турында Нигезләмә