Көзге каникуллар якынлаша
25 октябрьдә Саба урта мәктәбендә «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында Юл хәрәкәте иминлеге темасына «Шамил һәм аның дусларының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гадәти булмаган маҗаралар» спектакле күрсәтелде. Спектаклҗне Казан халык театры артистлары башкарды.Шамил маҗараларын 1-4 сыйныф укучылары карады.
"Чыгыш файдалы, кызыклы һәм дә мавыктыргыч булды. Спектакльне караудан балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар",- дип уртаклашалар укытучылар социаль челтәрләрдә


Нет комментариев