Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар көрәш буенча район турнирында 15 команда арасында 3 урынга чыкты

Мамадыш районының Түбән Ошма авылында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча үткән IX ачык район турнирында Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (үз үлчәү категорияләрендә) Югары Симеттән Фәнзил Миңнуллин (тренеры Дилүс Закиров), Иске Икшермәдән Инсаф Шакиров - 2нче, Айнур Мостафин - 3нче призлы урыннарга лаек булдылар. "Җиңүгә омтылу" номинациясендә Аркадий...

Мамадыш районының Түбән Ошма авылында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча үткән IX ачык район турнирында Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (үз үлчәү категорияләрендә) Югары Симеттән Фәнзил Миңнуллин (тренеры Дилүс Закиров), Иске Икшермәдән Инсаф Шакиров - 2нче, Айнур Мостафин - 3нче призлы урыннарга лаек булдылар. "Җиңүгә омтылу" номинациясендә Аркадий Власов һәм Михаил Кудинов (Иске Икшермә) кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр (тренерлары Айдар Һидиятуллин). 15 команда ярышкан турнирда сабалылар гомумкоманда зачетында 3 урынга чыкты.

***

"Ак Барс" көрәш сараенда 1997-1998 елгы яшүсмерләр арасында узган Россия беренчелегендә илебезнең 13 регионыннан 74 спортчы көч сынашты. Иң яхшыларны 9 үлчәү категориясендә ачыкладылар. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Фәндүс Нәбиуллин (Түбән Шытсудан) 1 урынга лаек булды (тренеры Айрат Һидиятуллин). Яшь чемпион медаль, диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев