13 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Татарстанда яшь гаилә катнашында коточкыч авария: ир белән хатын шунда ук җан бирә, сабыйлары исән кала
ТР Буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, Чаллы-Зәй-Әлмәт автоюлының 62 нче километрында Chevrolet Lacetti автомобиле белән идарә итүе иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыгып 1958 елгы ир-ат идарәсендәге Iveco йөк машинасына бәрелгән. Җиңел машинада 1979 елгы йөртүчедән тыш, аның 1978 елгы хәләл җефете һәм 2009 елгы...
-
Татарстанда ике яшьлек кыз гөмбә ашап агуланып үлгән
Алексеевски районы хастаханәсенә "гөмбә белән агулану" диагнозы белән ике яшьлек кыз китерелә. Берничә сәгатьтән соң бала җан бирә. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү Комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗигагә кадәр ике атна алданрак Туган-Бүләк авылында баланың туганнары гөмбә җыеп, аларны маринадлап куя...
-
"Раил алдында торган киртәләрне җиңәргә хәтта сау-сәламәт кешенең дә ихтыяр көче җитмәс иде"
Шәмәрдән егете Раил Галиәкбәровның инвалидлар коляскасында килеш теннис уйный башлаганына бер ел чамасы гына әле.
-
VI республика яшьләр фестиваленнән якташларыбыз зур җиңүләр белән кайтты
1-4 ноябрьдә Казанда VI республика яшьләр фестивале узды. Кече Шыңар мәдәният йортында эшләүче "Илһам"" иҗат төркеме (бертуган Энже, Сөмбел, Алисә Билаловалар) "Нәфис сүз" номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Ә "Каз канаты" балалар фольклор коллективы III дәрәҗә лауреат исемен алды. Ике коллектив та (җитәкчеләре - мәдәният йорты сәнгать хезмәткәре...
-
Югары Утар балалар интернат йортында клоуннар балалар өчен күңелле җырлы-уеннар оештырды [+фото]
Югары Утар балалар интернат йортында бүгенге көндә 82 бала тәрбияләнә. Биредә иганәчеләр, изге күңелле кешеләр еш була. Ә 7 ноябрь көнне килгән кунаклар аеруча да ошады балаларга. Казан шәһәреннән килгән "Яшәргә хаклы" волонтерлар оешмасы клоуннары балалар өчен күңелле җырлы-уеннар оештырды. Балалар да битараф калмады, рәхәтләнеп күңел ачты, оештырылган уеннарда бик...
-
3 яшеннән бер күз белән яшәргә мәҗбүр булган Сәгыйдә апа тормышта сынмый-сыгылмый, рухын сүндермичә яши
13 ноябрь дөньяның барлык илләрендә дә Халыкара сукырлар көне буларак билгеләп үтелә.
-
Саба егетләре футболда Биектау, Арча, Теләчене отып, финалга юллама алды
Теләчедә мини-футбол буенча 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә узган зона ярышларында Саба районы командасы Биектау районын - 4:2, арчалыларны - 7:1 һәм теләчелеләрне 3:1 исәбе белән җиңүгә иреште һәм 18 ноябрьдә Аксубай шәһәрендә узачак финал ярышларына юллама алды. Тренер - Фәрхәд Хәлиуллин.
-
Сабалылар көрәш буенча район турнирында 15 команда арасында 3 урынга чыкты
Мамадыш районының Түбән Ошма авылында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча үткән IX ачык район турнирында Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (үз үлчәү категорияләрендә) Югары Симеттән Фәнзил Миңнуллин (тренеры Дилүс Закиров), Иске Икшермәдән Инсаф Шакиров - 2нче, Айнур Мостафин - 3нче призлы урыннарга лаек булдылар. "Җиңүгә омтылу" номинациясендә Аркадий...