Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар - Башкортостан җирендә

“Кем ризыгының күп, гомеренең озын булуын тели, шул туганнары белән бәйләнешне яхшыртсын”. Туганлык бәйләнешләре Аллаһның тәхетендә эленеп тора. Кем аны саклый, шуны Раббыбыз хәстәрләр, ә араларны өзгәнгә авырлык өстәр”- дигән хәдисне күпләрегезнең ишеткәне бардыр Аллаһы Тәгаләнең боерыгыннан башка бернинди дә эш килеп чыкмый! Әгәр йөрәгеңдә изге эшкә орлык салынса, башкарып чыгару өчен Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә.

 

 Башкортостанда “Аек авыл” проекты, Республика башлыгы грантлары  фонды ярдәмендә уздырылган конкурс кысаларында, республиканың Көньяк Урал итәгенә сыенган Күгәрчен районы Бикбулат авылында узасы “Шәҗәрә” бәйрәменә чакыру алдык. Туган авылымнан килгән чакыруны читкә куймыйча, 23 февраль көнне Саба районыннан җиде кешелек делегация белән юлга кузгалдык.   Бикбулат авылыннан “Бездә күз ачкысыз көчле буран! Ничек кенә килеп җитәрсез икән?”-дип борчылып шылтыраталар. Ә безнең юллар ачык, чиста! Кайбер җирдә әз генә җәяүле буран очрый, тик көчле түгел. Меңәр чакрым жирләрне үтеп, төнге сәгать бердә Күгәрчен районы үзәге Морак авылына килеп төштек. Әкрен генә кар явып тора. Авыл юллары киң итеп чистартылган. Буранның эзе дә юк.  Иртәләп, кара урманнар белән капланган, Урал таулары төпкелендә урнашкан туган авылым Бикбулатка килеп җиттек. Авыл башында безне ипи-тоз, жыр- бию белән каршы алдылар. Сәфәребез  Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Безне иң хәйран калдырганы: клубтан ерак түгел мәйданчыкта жиде тирмә (башкорт юрталары) корылган иде. Тирмәләр башында Рәсәй һәм Башкортостан әләмнәре җилферди. Һәр тирмә янында безне авылның аксакалы каршылады, үз тарихын сөйләде, яшьләр җырлап-биеп сәламләделәр. Безнең делегация белән шулай ук Уфа кунаклары һәм  Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Юлдаш Йосыпов, Күгәрчен районы башлыгы Марат Искужин да бар. Тирмә эчләрендә шул ыруның үткән тарихын, эшләгән эшләрен, сокландыргыч ыру кешеләренең казанышлары күрсәтелгән. “Менә бу ичмасам ыру, нәсел- нәсеп кешеләре!” -дип сокланып, икенче тирмәгә узабыз. Икенче тирмә, беренчесеннән дә арттырырга тырышкан! Җиде тирмә, жиде ырыу-нәсел кешеләре авылда бергә дус булып, һәркем үзенең жиде буын кешеләренең тармакларын күрсәтеп агач ясаганнар. Тирмә уртасындагы өстәл башкорт ашлары белән тулган! Табын янында кунакларны сыйлар өчен ыру “ханбикәләре” каршы ала. Тирмәләрдә кунак булгач, клуб фойесына үтәбез. Анда безне авыл тарихы,  Бикбулатлар төрле ырудан, төрле нәсел - нәсәптән булуларына карамастан, барысы да  Локман Хәким нәселеннән икәнен  раслап, бөек ыру агачы рәсеме каршы ала. Без бу күргәзмәдә авылның  горурланырлык кешеләре белән дә таныштык.

 Клуб эче халык белән шыгрым тулы! Менә Саба кунакларын   сәхнәгә чакыралар. Районыбыз башлыгы Рәис Миннеханов  исеменнән бүләкләр, котлау хатлары тапшырганда халык торып, дәррәү кул чапты. Концерттан соң Морадым тау куышында булдык. Безне анда бөркетләр очкан кыялар каршы алды. Иван Грозныйдан качып, башкортларга сыенган татар авылы Ывары белән дә таныштык. Ахырда безне, хәзерге көндә төзелеш алып барылган зубр фермасына алып бардылар. Бу малкайлар Белоруссиядан яз көне кайтарылырга тиеш икән. Зубрларның элекке дәвердә Урал урманнарында яшәгәннәре билгеле. Хәзер алар Кызыл китапка кертелгән, киләчәктә хайваннарны Урал урманнарына таратуны бурыч итеп куюлары хакында да сөйләделәр.

 Ике көн кунак булганнан соң үзебез, районыбыз өчен бик күп яңалыклар алып, Саба җирлегенә кайтырга чыктык. Кайтып җитү белән артыбыздан  Башкортостан бураны да куып җитте. Бу Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы, бураннар арасынан, җил-давылга юлыкмыйча йөреп кайту, өстә язылганча,  туганлык җепләрен ныгытып, ерак сәфәргә чыгу, Аллаһы Тәгалә тарафынан безне саклап йөртү могҗизасы түгелме?

Үземнең туган районымның бер генә өлешен күрсәтү теләгемне хуплап, микроавтобус, делегация, бүләкләр белән озаткан Саба районы хакимиятенә  олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә! Саба  районында яшәп, иҗат итүем белән чиксез горурланам! Рәхмәт сезгә, сабалылар! Мин Саба җирлегенә, Саба халкына гашыйк, мин сезнең белән бәхетле!

 

Рәхимә Вәлиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев