Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәмрух» премиясен тапшыруда сабалылар да катнашты

«Сәмрух» - республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясе. Әлеге премиянең алыштыргысыз символ - Сәмрух кошы, һәм җиңү яулаган һәр катнашучы Сәмрух кошы сыны, махсус бүләкләр һәм акчалата премиягә лаек булды.

 

Кичә Казанда «Пирамида» күңел ачу комплексында «Сәмрух» VIII Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнде.

Быел барлыгы 14 номинация - «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел кулдашлары», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел партнеры», «Сәләт җырлый», «Форум башҗитәге», «Сәләт стипендиясе», «Без рәхмәтле», «Бер дулкында» – билгеләнгән иде.

. Ә инде районыбызда 2003 нче елда оешкан “Сәләт – Саба” аланы әйдаманнары Фасхутдинова Алсу һәм Вәлитов Рәсүл  “Ел кулдашлары” номинациясендә җиңү яуладылар.

Балалар Иҗат үзәге каршында оешкан "Сәләт - Саба" клубы да бу тантананы күреп кайтты. Иң элек алар “Сәләт йортында” башка клуб әгъзалары белән очраштылар, "Безнең уен"да теләп катнаштылар. Иҗат үзәге ягыннан куратор Гөлия Фаләхова клуб эшчәнлеген үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Сәләт - Саба" клубы катнашучылары яраткан әйдаманнары, башҗитәкләре өчен чын күңелдән җан атып, аларның җиңүләренә сөенеп, ләззәт алып кайттылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев