Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Санкт-Петербургтагы шартлау вакытында зыян күрүчеләр саны 32 кешегә җиткән

Санкт-Петербургтагы кафеда шартлау вакытында зыян күрүчеләр саны 32 кешегә җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, 10 зыян күрүченең хәле авыр, 16 кешенеке (аларның берсе – 14 яшьлек кыз) – уртача авырлыкта. Тагын 5 кешенең хәле канәгатьләнерлек.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, якшәмбе кичендә Санкт-Петербургтагы кафеда шартлау яңгыраган, нәтиҗәдә хәрби хәбәрче Владлен Татарский һәлак булган.

Тикшерү комитеты куркыныч алым кулланып кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Якынча мәгълүматлар буенча, хәрби хәбәрченең кулында статуэтка шартлаган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sankt-peterburgtagy-sartlau-vakytynda-zyyan-kurucelar-sany-32-kesega-itkan-5869148

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев