Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сергей Шойгу “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды

Бүген Казанга Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу килде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Россия Оборона министры "С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында" - "Туполев" ҖАҖ филиалында булды. Россия Оборона министры авиазаводның Ту-22М3 һәм Ту-160 ерак авиация самолетларын төзекләндерү...

Бүген Казанга Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу килде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Россия Оборона министры "С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында" - "Туполев" ҖАҖ филиалында булды.

Россия Оборона министры авиазаводның Ту-22М3 һәм Ту-160 ерак авиация самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләре алып барыла торган цехларын һәм җитештерү мәйданчыкларын карады.

Цехларны караганда, С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводы директоры, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь аңлатмалар бирде.

Авиазаводта Сергей Шойгу Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе предприятиеләре тарафыннан ерак авиация авиапаркын торгызу һәм тәртиптә тоту мәсьәләсе һәм ил авиатехникасы үсеше мөмкинлекләре буенча киңәшмә үткәрде. РФ Оборона министры беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларны билгеләде. Бу, аерым алганда, Россия хәрби-һава көчләре самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләре күләмен, эшләрнең сыйфатын арттыру һәм башкару вакытын кыскарту.

Журналистларга хәбәр ителгәнчә, 2015 елда 12 Ту-22М3 стратегик бомбардировщиклар һкораллануга алыначак. Моннан тыш, ике Ту-160 стратегик ракета йөртүче самолет алына. Ә тагын алты Ту-22М3 самолеты төзекләндерү һәм модернизацияләүгә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев