Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штраф түләнде, килешү төзелде

Законсыз эшмәкәрлек, формаль бул­маган хезмәт мөнәсәбәтләре кү­ренешләрен, эш хакларын конвертларда түләү фактларын ачык­лау максатында Саба муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча хокук саклау, контроль-күзәтчелек һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре составында төзелгән ведомствоара комиссия соңгы вакытта тикшерүләрне урыннарга чыгып үткәрә башлады. Комиссия эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә. Февраль...

Законсыз эшмәкәрлек, формаль бул­маган хезмәт мөнәсәбәтләре кү­ренешләрен, эш хакларын конвертларда түләү фактларын ачык­лау максатында Саба муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча хокук саклау, контроль-күзәтчелек һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре составында төзелгән ведомствоара комиссия соңгы вакытта тикшерүләрне урыннарга чыгып үткәрә башлады. Комиссия эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә. Февраль аенда "Ильфани" һәм "Сәүдә йорты" сәүдә үзәкләренә үткәрелгән тикшерүләр барышында кешеләрне хезмәт килешүләре төземичә генә эшкә алу фактлары ачыкланды. Мисалга, "Сәүдә йорты" сәүдә үзәгендә шәхси эшмәкәр Л., Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 67нче маддәсе таләпләрен үтәмичә, сатучыны 2015 ел башыннан хезмәт килешүе төземичә генә эшләткән. Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәргә карата административ эш кузгатылды һәм ул Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе карары белән 5000 сум штрафка тартылды. Прокуратура таләбе белән эш бирүче һәм сатучы арасында хезмәт килешүе төзелде.

Шулай ук "Ильфани" үзәгендә шәхси эшмәкәр Э.нең сәүдә ноктасында да сатучы Т. айдан артык хезмәт килешүсез генә эшләгән. Хезмәт инс­пекциясе карары белән эш бирүчегә карата административ штраф санкция­се кулланылды һәм сатучы белән ике арада хезмәт килешүе төзелде.

Рөстәм Сәлахов,

район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев