4 апрель 2015 яңалыклары
-
"Левиафан"нан соң, төп геройлар өйләнеште [+фото]
Актер Владимир Вдовиченков узган елны 10 ел бергә яшәгән хатыны Ольга Филиппова белән аерылышкан иде. "Левиафан" фильмын төшергәндә ул Елена Лядова белән роман корган. Елена исә 8 ел бергә яшәгән ире актер Александр Яценконы ташлаган. 43 яшьлек Вдовиченко белән 34 яшьлек Лядова рәсми рәвештә язылышты. ,
-
Айгөл Хәернасова әни булган [+фото]
Күптән түгел генә яшь җырчы Айгөл Хәернасованың улы туды. Сабыйга Рамазан дип исем кушканнар. "Баланың да, үземнең дә хәлебез әйбәт. Әкренләп үсәбез. Әни булуның тәмен татыдым. Бик җаваплы адым, шул ук вакытта рәхәт икән", дип белдергән Айгөл "Ирек мәйданы" газетасына. Туйлар.ру
-
Нинди орлык чәчәргә кирәк
Яз якынлашу белән күмәк һәм фермер хуҗалыклары чәчүлек орлыклары кайтара башлады. Бу эшкә күпләр бик җиңел карый, кайсы белеп тә бетерми. Орлык кайтарган вакытта карантин законы бозылмау мөһим, читтән кайткан орлыклар фитосанитария күзәтчелеге үтәргә тиеш. Кайткан орлыкның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килмәсә - бу орлыкны чәчәргә ярамый. Шуңа күрә бу...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм ирешкән уңышлары, районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Миннехәт Гата улы Хафизов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлекләре һәм ирешкән уңышлары өчен Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Тәмвирә Гыйльмулла кызы Гыймадиева...
-
Котыру чире: соңару үлемгә тиң
Татарстанда кыргый җәнлекләрнең, хайваннарның котыруы белән бәйле эпизоотик хәл киеренке булып кала. Котыру - үлемгә китерә торган бик хәтәр чир.
-
Референдум: биргәнебез үзебезгә кайта
Татарстан - уникаль социаль программалар һәм инициативалар гамәлгә ашырыла торган республика. 2013 елдан Президент йөкләмәсе буенча тагын бер мөһим башлангыч - җирле территорияләрне үстерү проектларын финанслауга республика бюджетыннан акча бирү программасы эшли башлады. Ул җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның акчасын җәлеп итү механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота....
-
Штраф түләнде, килешү төзелде
Законсыз эшмәкәрлек, формаль булмаган хезмәт мөнәсәбәтләре күренешләрен, эш хакларын конвертларда түләү фактларын ачыклау максатында Саба муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча хокук саклау, контроль-күзәтчелек һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре составында төзелгән ведомствоара комиссия соңгы вакытта тикшерүләрне урыннарга чыгып үткәрә башлады. Комиссия эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә. Февраль...
-
Бер көндә - 121 тонна сөт савып алганнар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 28 мартта район хуҗалыкларында тулаем 121466 килограмм сөт савып алынган. Шуның 17523 килограммы "Алтын Саба-М" җәмгыятендә, 12085 килограммы "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесендә, 10044 килограммы "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасында савып алынган. Бер сыерга савып алынган сөт уртача 17,7 килограмм. Бу күрсәткеч "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында...
-
1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 436-п номерлы карары нигезендә авыл һәм шәһәр җирлекләре биләмәләрен санитар чистартуны хәл итү, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб составы расланды. Авыл...
-
Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция
25 мартта Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференцияне район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов ачты. - Районыбызда балаларга бик күп юнәлештә тәрбия бирелә. Әлеге конференция Әбрар Кәримуллин кебек татар теленә гашыйк балаларга үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек....