Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигез балалы гаиләдә иң олысы булган Валентина апа яшьтән хезмәт белән чыныккан

Бу көннәрдә Иштуганда яшәүче Кузьмина Валентина Семеновна 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Иштуган авыл җирлеге башлыгы Дамир Гайнетдинов тәбрикләде.

  Валентина Кузьмина Кукмара районы Балды Кня авылында ишле гаиләдә туып үсә.  Сигез балалы гаиләдә иң олысы булган кызга яшьтән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Бөек Ватан сугышы чорында әнисенә бертуганнарын карашырга булыша.  Башлангыч белемн алганнан соң  бөтен гомерен  «Рассвет» колхозында эшләүгә багышлый.

 1955 елда   Варламов Николай Терентьевич белән гаилә корып, 50 ел бергә гомер кичерәләр. Дүрт  балла тәрбияләп үстерәләр.  Алты оныгы, бер оныкчыгы бар. Бүгенге көндә   Кузьмина Валентина Семеновна кызы Валентина тәрбиясендә  Иштуганда гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев