Сораштыруда катнашыгыз: сез күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьме?
Икътисад министрлыгы агымдагы елның 9 июленнән 28 июленә кадәр «Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлеге» дигән социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.
Сораштыру гражданнарның мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык, Мәдәният, иҗтимагый инфраструктура, иҗтимагый киңлекләр һәм эшкуарлык өлкәләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына мөнәсәбәтен өйрәнү максатларында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында "Эшчәнлек" бүлегендә, "Халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру" бүлекчәсендә, тиешле рубрикада онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Барысы 28 сорауга җавап бирергә, моның өчен “әйе”, “юк” яки “әйтергә кыенсынам” дигән өч вариантның берсен сайларга кирәк. Сораштыру аноним үткәрелә, рәсми теркәләсе түгел.
Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/udovletvorennost-naseleniya-kachestvom.htm.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев