Бүген - Халыкара мәктәп китапханәләре көне
Китап - белем чишмәсе, ә мәктәп китапханәсе — кызыклы ачышлар һәм мавыктыргыч сәяхәтләр дөньясы. Әлеге бәйрәм уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тәрбия буенча директор киңәшчеләре китап марафоны оештырдылар. Укучылар яраткан әсәрләрен искә төшерделәр, китаплар турында фикер алыштылар һәм яңа белемнәр тупладылар. Китап укуга мәхәббәт беркайчан да сүнмәсен, китапханәләребез һәрвакыт укучылар белән тулы булсын!
Нет комментариев