"Спайс" кулланып аңын югалткан
Чаллы шәһәрендә 19 яшьлек Альберт Җиһаншинның югалуы турында хәбәр иткән идек. Кызганыч, егетнең үле гәүдәсен тапканнар.Егетне берничә көн дәвамында эзләделәр. Бүген көндез, ниһаять, мәетенә юлыктылар. Альберт 7 гыйнварда "спайс" куллану аркасында аңсызланып егыла һәм туңып үлә. Шул көннән бирле ул кар өстендә яткан. Альбертның дустын иртәрәк - 8 гыйнварда ук...
Чаллы шәһәрендә 19 яшьлек Альберт Җиһаншинның югалуы турында хәбәр иткән идек. Кызганыч, егетнең үле гәүдәсен тапканнар.Егетне берничә көн дәвамында эзләделәр. Бүген көндез, ниһаять, мәетенә юлыктылар. Альберт 7 гыйнварда "спайс" куллану аркасында аңсызланып егыла һәм туңып үлә. Шул көннән бирле ул кар өстендә яткан.
Альбертның дустын иртәрәк - 8 гыйнварда ук табып алдылар. Шулай ук "спайс" куллану аркасында өшегән егетнең хастаханәгә китерелүе турында язган идек.
- Әлеге егет вакыйганың ничек булганлыгын сөйләде, - ди хокук сагындагылар. - "Спайс" кулланганнар һәм аңын югалткан. Хастаханәгә китергәнче шул хәлдә яткан.
Тикшерү эше дәвам итә.
Интертат ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев