Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сукмакка төшкән ботакны читкә алып кую да савап»

18 февральдә «Сабантуй» спорт һәм күңел ачу комплексында “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең филиаллары арасында республикакүләм спартакиада узды.

Юл төзүчеләрнең  куәтле һәм  бердәм  коллективын бергә туплаучы әлеге спорт бәйрәме районыбызда  2015 елдан  башлап үтә.  Спорт һәм ял бәйрәмен муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов  ачып, юл­чыларның хезмәтләрендә генә түгел, ялда да бергә булуларын бәяләп үтте.

«Яхшы кешеләр булуыгызны аңлап, табигать тә сезгә бик матур көн бүләк итте. Кимчелекләребез булса, әйтегез, икенче юлы без аны төзәтергә тырышырбыз. Хез­мәтегездә  уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр телибез. Сез­­нең эшегез уңышлы бар­са, безнең юллар яхшы бу­лачак дигән сүз. Республика бу­енча кечкенә авылларга да  юллар салына. Вакытында карап, чистартып торасыз. Күләмле эшләрегез өчен бик зур рәх­мәт» – диде район башлыгы.

“Татавтодор”ның генераль директоры урынбасары  Илдус  Фәсхетдинов кунакчыл Саба төбәгенә олы рәхмәтен белдерде, әлеге бәй­­рәмнең үзара аралашу, тәҗ­рибә уртаклашу чарасы да икәнлегенә басым ясады.

«Саба – традицион бәйрәмне уз­дыру өчен республикадагы иң яхшы урын.  Пандемиядән соң без бөтен төр ярышларны да кабат  торгызып киләбез. Безгә  юлларны  салып, ремонтлап, карап тору вазыйфасы йөкләнгән. Изге китапларда да юл  төзү саваплы эш  санала диелгән.  Мәрхүмә әби: «Сукмакка төшкән ботакны читкә алып куйсаң да савап була», – дип  әйтә иде. Әлеге ярышлар «Татавтодор»ның бер­дәмлеген чагылдыра. Ул конкрет район, конкрет  филиаллар белән генә чикләнми. Хезмәттә ирешкән ка­занышларыбыз бө­тен «Тат­авто­дор»ның уртак уңышы», – ди­­­де үз чыгышында Илдус Ирфан улы.

Спартакиаданың төп максаты  чаңгы спортында иң җитезләрне билгеләүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук күңелең теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә бө­тен мөмкинлекләр тудырылган: төрле аттракционнар, балалар өчен төрле уеннар, “Нарат” боз сараенда тимераякта шуу, вейк-паркта сноубордта үзеңне сынап карау, чаңгыда йөрү,  кыскасы, бар да бар иде. Янәшәдә генә җыр-бию, уеннар өчен махсус мәйдан, мул сыйлы табыннары һәм бәйрәмчә бизәлеше  белән  “Сабантуй” комплексы чын мәгънәсендә  Сабантуй мәйданын хәтер­ләтте. Теләчедән шәхси эш­мәкәр Рифкать Шәфыйков  төрле экспонатлар һәм күчмә мич алып килеп, кунакларны коймак белән сыйлады.  

Чаңгы ярышы хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 3 яшь аралыгында үткәрелде. Гомум исәптә «Татавтодор»ның Арча һәм Саба филиаллары тигез очко җыйсалар да,  бәйрәм хуҗалары беренчелекне кунакларга би­рүне өстен күрделәр. Шулай итеп пьедесталның иң югары баскычын – арчалылар, 2нче  урынны – сабалылар, 3нчене аксубайлылар яулады.

«Бәйрәмне бик сагынып, Сабаны ел да бик яратып киләбез. Ярышларның югары  дәрәҗәдә оештырылуына сокланып китәбез. Саба безнең өчен бар яктан үрнәк.  Әлегә призлы урынга лаек булмасак та, өметне сүндермибез», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Апас филиалының Кайбыч участогы начальнигы Илгиз Сабиров.

“Татавтодор”ның Са­ба филиалы начальнигы Марат Гарипов  үзара аралашу, бердәмлекне арттыру  тәҗрибә уртаклашу булган спорт бәй­рәмен Сабада үткәрү  традициясе саклануын, хезмәттә дә, ялда да бергә булуларын те­ләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X