Табиблар бала тапкан хатын карынында җәймә калдырган [+видео]
Санкт-Петербургның академик Павлов исемендәге беренче дәүләт медицина университетында гадәттән тыш хәл килеп чыккан - табиблар авыру эчендә җәймә онытып калдырганнанар. Кесареводан соң эче авыртуга түзә алмаган яшь әнине табиблар өенә кайтарып җибәрәләр, ләкин 25 көннән соң ул янә операция өстәленә эләгә. Бу юлы Хәрби-медицина академиясе хирурглары аның эченнән... кесареводан соң...
Санкт-Петербургның академик Павлов исемендәге беренче дәүләт медицина университетында гадәттән тыш хәл килеп чыккан - табиблар авыру эчендә җәймә онытып калдырганнанар.
Кесареводан соң эче авыртуга түзә алмаган яшь әнине табиблар өенә кайтарып җибәрәләр, ләкин 25 көннән соң ул янә операция өстәленә эләгә. Бу юлы Хәрби-медицина академиясе хирурглары аның эченнән... кесареводан соң онытылып калган җәймә ала.
Бу хәлгә карата табиблардан ачык җавап ала алмаган Юлия прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була, дип хәбәр итә Вести.ру.
Хата җибәргән университетта комментарийлардан баш тарталар. Бүгенге көндә тикшерү дәвам итә. Юлия исә тернәкләнү үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев