Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәкене ташла, яңа тормыш башла!

31 нче май — Бөтендөнья тәмәкегә каршы көне. Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителгән.

  Тарту –  йөрәкнең явыз дошманы. Никотин йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген боза, тиз ярсып китүчәнлек көчәя, кан басымы  күтәрелә.  Тәмәке тартучылар үзләренең генә түгел,  гаиләсендә үскән балаларның да  сәламәтлеген какшата.  Бу начар гадәткә түзеп тормау  кирәк. Бер тәмәке төтененең составында гына да 30 га якын химик матдә исәпләнә. Алар арасында никотин, аммиак, синиль кислотасы, исле газ, никель, хром, мышьяк, бензопирен бар. Шуларның иң куркынычы- никотин. Әлеге алкалоид тәмәкенең барлык төрләренә дә кушыла һәм 0,68- 4,8 процент тәшкил итә. Кешене үтерү өчен аның 0,08- 0,16 граммы (20-25 тәмәке) да бик җиткән. Бу начар гадәткә укучы балалар, үсмерләр өйрәнүе аяныч, чөнки буыны да ныгып өлгермәгән үсмернең организмы нечкә, агуга тиз бирешүчән.

  Кыскасы, тәмәкене ташлагыз!   Тартуны  ташлаганда организм   үзен  яхшырак  чистартырга  сәләтле. Әйтик,  биш  елдан  соң  йөрәк-кан тамырлары  системасы тартмаучы кешенеке кебек хәлгә килә. Ә саулыклары  турында  даими  кайгыртучылар беркайчан  да тәмәке тартмый.

Фото:https://ru.freepik.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев