Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таң беренче беленгән якларда

Сәхифәбез “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана

 

Үсеш бар,   планнар үтәлүе дә мөһим

Районыбызның кояш чыгышында урнашканга күрә, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе җир­ләренә таң нурлары да иң элек төшә. Кешеләре дә уңган, иртә тора һәм җир җимертеп эшли. Авыл халкын бизәгән  күркәм сыйфатлар “Нырты” хуҗалыгы хезмәт коллективларына аеруча хас. планлы эш таркалмас, ди халык.  Хуҗалыкта планнар, бурычлар терлек азыгына, бөртеккә булган ихтыяҗны дәлилләп, аз чыгымнар белән мул продукция җитештерүгә нигезләнеп төзелә.

Әйтик, 2022 елда бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан 33 центнер уңыш алу бурычы куелган булса, үтәлеше 43 центнерга җитте. Ындыр табакларына 60703 центнер ашлык кайтты. Һава шартлары да игеннәргә килеште, әлбәттә. Быел нинди җәй килер – анысын фаразлый гына алабыз. Әмма хуҗалык хисап җыелышында былтыр яуланган үрдән чигенмәү максатын куйды. Ягъни игенче-механизаторлар алдында гектардан 43әр центнер уңыш алу бурычы тора. Җир сыйлы булсын да, яңгырлар гына вакытында яусын.

Терлекчеләр исә 2022 елны бер сыердан 10375 килограмм, барысы 60703 центнер сөт, 3021 центнер ит җитештереп төгәлләгәннәр. Яшь маллардан тәүлеклек 987 грамм артым алынган. Сөтчелектә рентабельлелек – 37,9, итчелектә 3,3 процент тәшкил иткән. “Сөт савып алуда 103 процент үсешкә ирешелде. Шул ук вакытта 2022 елга билгеләнгән план азга гына үтәлеп җитмәде. Әмма аңа карап агымдагы елга  тагын да күтәренкерәк йөкләмәләр алынмый  дигән сүз  түгел. Сыерларның продуктлылыгын 11 мең литрдан арттыруны реаль күрсәткеч дип саныйбыз. Роботлаштырылган торак реконструкцияләнеп беткәч, залдагы савым сыерлар санын арттыру да җитештерү  күрсәткечләрендә  чагылачак.

 

Кыскасы, бездә терлекчелекне үстерү чаралары билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен генә түгел, авылда яшәүчеләрнең тормышын тагын да яхшырту һәм эшчеләрне лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү максатында эшли. Ит һәм сөт җитештерүнең елдан-ел арта баруы эшчеләрнең хезмәт хакларын күтәрергә һәм социаль мәсьәләләрне уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирде. Узган елда тармакның табышы артты, ә хуҗалыкта эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 39843 сумга җитте. Шуңа да карамастан, кадрлар проблемасы саклана. Хуҗалыкта эшләүче 107 кешенең 60 проценттан артыгы 50 яшьтән узган булуы шул хакта  сөйли”,–ди предприятие җитәкчесе Ильяс Дәүләтҗанов.

Быел Арташ бригадасында ре­конст­рукцияләнгән торакны “Европараллель” тибындагы саву залына үзгәртү планлаштырыла.

“Килдеңме, Юныс абый”

Хуҗалыкта 2-6 айлык яшь бозауларны карау 1962 елгы Юныс Мөхәрләмовка  йөкләнгән. Инде 5 ел иртәнге сәгать 4тә торып торагына ашыга. Көн саен шулай. “Эшләп үскән авыл балалары бит без. Баштарак хатыным да килеп булышты. Хәзер 200 баш малны тәрбияләргә үзем дә өлгерәм. Ишекне  ачып керүгә, мүүүүүк, килдеңме, Юныс абый, витамин бирәсеңме безгә дип мөгрәп каршы алалар. Шуннан эшкә тотынам, витаминнарны силос өстенә сибеп чыгам. Көн узганы сизелми дә кала”, – ди терлекче.

Юныс Мөхәрләмов роботлаштырылган торакка сыерлар булып керәчәк  тана бозаулар үстерә. Шуңа җаваплылык та зур.  Бозау чакта дөрес ашатылган сыер гына мул сөтлегә әйләнә. Терлекче узган ел бозаулардан 987 грамм тәүлеклек үсеш алуга ирешкән. Барлык артым 656 центнер тәшкил иткән. “Бозауларны көн саен бер үк вакытта ашатырга кирәк. Мал шуны  көтә, минутын да  ялгыштырырга ярамый. Бер үк сәгатьтә ашатылган мал үсә, артым бирә. Режим үзгәрсә, үсеше акрыная. Шулай ук  авырып киткәннәрен вакытында карарга  кирәк. Уколны үзем дә кадый беләм. Әмма кәефсез бозауны көн саен иртә һәм кич торакка кергән ветеринарга тотып бирәм. Торакка силосны маллар ашап бетерерлек кенә керттерәм. Артып калса, селәгәйләнә башлый. Бозау гына дигәч тә, ашатуның үз таләпләре бар. Алар үтәлергә тиеш”, – ди терлекче.

Аның эшен намус белән башкаруы турында ферма  мөдире Радик Гасыймуллиннан да җылы  сүзләр ишеттек. “Яше җиткәч, пенсиягә китәм инде дигән иде. Бергә эшлик инде, дип мин алып калдым. Яшьләр бозау карарга килергә ашкынып тормый”,– ди ул. Карт алаша буразна бозмаган кебек, авыл хуҗалыгы кадрлар мәсьәләсендә ветераннарга нык таяна. 

Быел сыер-таналардан 147 бозау алынган. 

Гали дә үз эшендә, Вәли дә

Яз аена кердек. 2010 елда апрель урталарында ук басуларның җил­ләгәнен онытмасак, кыр эшләренә бер ай вакыт калып бара. Иртә киләме яз, соңарамы, алдан аяк киенүең хәерле.  Шуңа да хуҗалыкның ремонт остаханәсендә  Гали дә, Вәли дә үз эшендә. Хәзергә урталайга аерылган тракторларны ремонтлап чыгасы бар. “Нырты” механизаторлары техниканы, кем әйтмешли, 88 кисәккә таратып ташласаң да, ялгышмый җыя алырлык тәҗрибәгә ия. Чәбия Чүрчидән килеп эшләүче  Фәнил Мулләхмәтовның хезмәт стажы 42 елдан артык. 1980 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганда ук тракторчы таныклыгы алып чыккан егет техника иярләүнең гадидән алып катлаулыга кадәр барлык этапларын  узган дияргә була. Хезмәт юлын ”МТЗ-50”дән башлаган механизатор хәзер “Нью Холланд” тракторына утырган. Кыр эшләре башлангач, барлык агротехник чараларны  башкарырга  өлгерә. Былтыр 1450 тонна салам-печән пресслаган. Кукуруз игү звеноводы да ул. 2022 елда 350 гектардагы әлеге культурадан 10450 тонна силос алынган. Барысы 1675 эталон-гектар эш башкарган.

 “Кырдамы, мастерскойдамы, үзара ярдәмләшеп, бергәләшеп эшлибез. Илсур Галәвиев, Тәлгат Мусин, Рәдиф Мөхлисуллин, Таһир Шиһабиев минем авылдашларым да әле”,– ди Фәнил Мулләхмәтов. Механизаторлар тракторлар ремонтын март аенда төгәлләү өчен тырыша. “Запас частьлар кайтты, җыеп кына чыгасы”, – диләр алар.

ҺӘРкөн дә эштә булган

 Механизатор Илгизәр Заһидуллин 2006 елдан бирле торакларга миксер белән азык кертә. Гомуми хезмәт стажы 40 ел. Терлекләргә ашатылган моноазыкның сыйфаты аның эшенә җаваплы карашына  бәйле. Миксерга траншеяда төбенә җыелган балчыктыр, башка чүп-чардыр кермәскә тиеш. 2022 елда ел әйләнә эштә булган ул. “МТЗ-1221” тракторын бер  көн дә кабызмыйча калмаган. “Техникам өр-яңа әле, былтыр гына утырдым. Мәктәпне тәмамлагач, Сабада механизаторлыкка укыдым да, шуннан бирле тракторда инде мин. Терлекләр миксер белән болгатып бирелгән азык катнашмасын яратып ашый. Әрәм-шәрәм ителми”,– ди Илгизәр Заһидуллин.

 Робот телен белә

Иске Икшермә егете Илнар Хәйруллин 2018 елдан роботлаштырылган Арташ фермасында оператор булып эшли. Торакта 230 баш сыер бар. Илнар үз сменасында “сөтлебикә”ләрне савар өчен 4 роботны эшкә "яллый". Телен белгәндә акыллы техника саву процессын дөрес оештыру исәбенә сөт күләмен арттырырга гына түгел, продукция сыйфатын да яхшыртырга да сәләтле. Илнар роботлар белән күзен йомган килеш тә идарә итә ала. Кеше кулы тимичә алынган сөт эшкәртү предприятиеләре тарафыннан югары бәяләнә.  Илнар Хәйруллин 2022 елда роботлардан һәр сыердан 10848 килограмм сөт  саудырткан. Бу – хуҗалыкта иң  яхшы  күрсәткеч.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев