11 март 2023 яңалыклары
-
Саклану министрлыгы өлешчә мобилизацияне дәвам итү турында имеш-мимешләргә аңлатма бирде
Россиядә резервистларны өлешчә мобилизация кысаларында чакыруны яңадан башлау планлаштырылмый, дип белдерделәр оборона белән идарә итүнең илкүләм үзәгендә. Илдәге кешеләрне имеш-мимешләргә ышанмаска һәм провокацияләргә бирешмәскә, шик булган очракта ведомствога сораулар белән мөрәҗәгать итәргә чакырдылар.
-
Олыязда иң уңган киленне ачыкладылар
Мәдәният йортында «Төп йорт киленнәре» дигән бәйге узды.
-
Татарстанда иң зур пенсия күләме 400 мең сумга кадәр җитә
Татарстанда пенсиянең максималь күләме 400 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде.
-
Сабада әбине су басудан коткарганнар
Урамда яз! Көннән көн җылыта, кар эри, түбәләрдән тамчы тама. Әмма көннең кинәт җылытуы халыкка өстәмә мәшәкатьләр дә китереп чыгара. Әйтик, кар эреп, «түбәнөйләргә», базга су төшү куркынычы туа. Бигрәк тә мондый чакта ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәгеләр, ялгыз,караучысыз калган әби-бабайлар хафага төшә.
-
Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 34 объект төзелде
2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 миллиард 156,8 миллион сумга барлыгы 34 төрле объект төзелде. Гомумән алганда, үткән ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард 324,8 миллион сум бүленгән иде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
-
Таң беренче беленгән якларда
Сәхифәбез “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесенә багышлана