Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада әбине су басудан коткарганнар

Урамда яз! Көннән көн җылыта, кар эри, түбәләрдән тамчы тама. Әмма көннең кинәт җылытуы халыкка өстәмә мәшәкатьләр дә китереп чыгара. Әйтик, кар эреп, «түбәнөйләргә», базга су төшү куркынычы туа. Бигрәк тә мондый чакта ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәгеләр, ялгыз,караучысыз калган әби-бабайлар хафага төшә.

   Байлар Сабасында  әнә шундый өлкән яшьтә булучыга, өен су басудан  саклану максатыннан, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Гөлшат Мәсләвиева Сабаның сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатындагы "Тимуровчылар" хәрәкәтендә катнашучылар белән бергә ярдәм күрсәттеләр. Алар ишегалдында да, урамда да карны чистарттылар. Бу саваплы эшләре өчен рәхмәт әйтик. Янәшәбездә андый  мохтаҗлар бар икән, ярдәмебезне җәлләмик. Һәркемгә дә ямьле язларны хәвеф-хәтәрсез каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев